Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Күңелләрендә “Аҗаган” балкышы
2015 елның 27 феврале, җомга
Күңелләрендә “Аҗаган” балкышы
Илүзә Зарипова белән без район күләмендә узган “Аҗаган” уеннары вакытында аралаштык. Сеҗе мәктәбенең 7 сыйныфында укучы кызның егетләр өчен мөһим булган уеннарда катнашуы берникадәр гаҗәпләндерү дә тудырды. Илүзә генә түгел, бөтен команда составында кызлар бар, хәтта капитаннары кызлар булганнары да.
Тренерлар әйтүенчә, алар бу уеннарга атлыгып тора икән. “Мондый уеннар күпкырлы, төрле, үзенчәлекле булуы белән кызык, —ди Илүзә. — Без укытучыбыз Фәрит Нәгыймов белән көн саен кич шөгыльләндек, барлык төр уеннарга да әзерләде ул”. Алар командасында 2 кыз, 6 егетне спорт ярышларында актив катнашуларына карап туплаганнар.
“Аҗаган”ның район күләмендәгесе Арчаның 7нче мәктәбе базасында узды. Аңа кадәр зоналарда уйналып, 32 команда арасыннан сайлап алынган иң булганнары — Арчаның 1нче, 7нче, Сеҗе, Шушмабаш, Яңа Кенәр һәм Яңа Кырлай мәктәпләре командалары, финалга чыгып, биредә ярышты.
“Мондый уеннар ярдәмендә сезгә үзегезне сынау мөмкинлеге бар. Белемле булу, армиягә ныклы әзерлек белән бару өчен хәрби әзерлек бик кирәк. Моннан тыш сезгә яхшы укырга, спортны яратырга, чит телләр дә өйрәнергә кирәк”, — дип уңышлар теләп, “Аҗаган” уеннарын район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев ачып җибәрде. Аннан укучыларны “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, 7нче мәктәп директоры Альмира Гатауллина котлады.
Дистә еллар элек шаулап уза торган “Аҗаган”ның мәктәпләргә кабат кайтуы күңелле күренеш. Чөнки никадәр буын шуның белән тәрбияләнеп, патриотлык хисен һәрдаим тоеп, сугыш афәтләренең булмавын теләп үсте. Шактый еллар тукталып торган уеннарны кабат яңарту яшь буынга тарихны белү, хәрби уеннарның асылына төшенү өчен дә мөһим. Әнә, 7нче мәктәпнең хәрби әзерлек укытучысы Илшат Кәримуллин да: “Балаларда хәрби–патриотлык, җаваплылык хисе тәрбияләү, егетләргә чын ир–атта булырга тиешле сыйфатларны булдыру өчен бик кирәк мондый уеннар”, — ди бит.
Әле 7 сыйныфта гына укыса да, Шушмабаш мәктәбе укучысы Алимас Кәримов та шушы фикердә. “Аҗаган” безне физик яктан әзерлекле булырга, тормышның төрле хәлләрендә югалып калмаска өйрәтә”, — ди ул. Алимас мәктәптә спортның барлык төре белән шөгыльләнергә вакыт таба икән: көрәш, хоккей, футбол, баскетбол дисеңме... Хоккей белән республика дәрә-җәсендәге бәйгеләрдә катнашалар. “Аҗаган”ның зона ярышларында командалар күп булгангамы, уеннарны башкару авыррак булды, бүген монда күпкә яхшырак, бәлки көчле командалар җыелгангадыр. Барыбыз да җиңүгә омтыла бит”, — ди Алимас. Аңа мондый төр уеннар ят түгел, чөнки мәктәптә узган уеннарда 5 сыйныфтан башлап катнаша икән.
“Гранаталар” оча, чын мылтыктан төзәп аталар, каршылык полосаларын үткәндә шуышып та, сикереп тә барырга туры килә. Биремнәрне хаталарсыз башкара алсалар, йөзләрендә нур балкый. Ни генә булса да, чиксез шат үзләре. Мәктәп өчен тырышалар бит. Район дәрәҗәсендәге “Аҗаган”да катнашу ул уен түгел. Туган мәктәбеңнең данын яклап район ярышларында катнашу — патриотлыкның бер тармагы.
Розалия
ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз