Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Солдат Хәмзә
2015 елның 27 феврале, җомга
Солдат Хәмзә
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов:
— Армиядә солдат хезмәте үткән Хәмзә Фазылов турында язсагыз әйбәт булыр иде, — дип киңәш итте. — Мондый тырыш, намуслы егетне тәрбияләп үстергән әти–әнисе Лилия белән Ринат Фазыловларга бик зур рәхмәт. Мәктәпнең, районның да өлеше бар монда.
Хәмзә Фазылов Саратовта хезмәт итә. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Беренче укытучысы Валентина Осиповадан:
— Хәтерлисезме Хәмзә Фазыловны? — дип сорыйм.
— Ничек хәтерләмисең инде Хәмзәне! — дип күтәреп алды укытучысы. — Яхшы хәтерлим. Ул елны 1нче сыйныфка 6 яшьлекләр керде. Хәмзә иң арткы партада “Сайрый гармун...” дип җырлап утырыр иде. Ә ничек алдырып китте ул?! Рус телен шундый яхшы итеп өйрәнде, 4–5кә генә укыды.
Укучысының армиядә Мактау грамотасы алып, әйбәт хезмәт итүенә укытучысы да сөенде.
Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Фазылова улы турында яратып, сагынып, горурланып сөйли.
— Балаларның өчесе дә малайлар безнең. Өченчесе Хәмзә үзенә бертөрле, кызыксынучан бала. Кечкенәдән бию түгәрәгенә йөрде. Күпмедер шөгыль-ләнгәннән соң, мин хәзер биергә өйрәндем инде, дип туктады. Сәнгать мәктә-бенә баянга язылды. Баянда уйнарга өйрәндем, дип анда да озак тоткарланмады. Агачны чукып төрле әйберләр ясый торган түгәрәккә дә йөреп алды — кул эшенә өйрәнде. Менә шундый күпкырлы егет булып чыкты ул безнең. Мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы институтына керерсең инде, дибез. Юк, мин пешекче–технолог булам диде һәм Казанга аш–су осталары әзер-ләүче көллияткә укырга керде. Дуслары күп. Дуслыкны, дөреслекне бәяли торган тәртипле, йомшак күңелле, гап–гади малай инде ул безнең.
Хәмзә район Мәдәният йортында үткәрелгән “Армиягә алынучылар көне” кичәсеннән бик тәэсирләнеп кайта. Егетләргә армия хезмәтен үтәргә кирәк, дигән фикердә була ул. Аның бу фикере тагы да ныгый төшә. Көллияттәге укуын өзеп, кайткач дәвам итәрмен дип, армиягә китеп бара. Ул анда автомобиль взводында машина йөртә. Декабрьдә Фазыловлар гаиләсенә хәрби часть командиры, полковник А. Чистяковтан Рәхмәт хаты килеп төшә. Анда мондый юллар бар: “Беренче көннән үк улыгыз үзен намуслы, тәртипле, хезмәт сөючән, тыйнак солдат итеп танытты. Хәмзә менә дигән иптәш.” 23 февраль алдыннан Хәмзә хәрби частьның Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Армиядә хез-мәт итүче солдатларга туган ягыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриевтан котлау хатлары килүе дә егетләрнең, шул исәптән Хәмзәнең дә, күңелен күтәреп җибәрә. Фазыловлар гаиләсе дә башка солдатларның әти–әниләре кебек Илшат Нуриевтан котлау хаты ала.
Бүген Хәмзә иптәшләре белән Мәскәүдә 9 майда үтәсе парадка әзерләнә. Егеткә без армиядән исән–сау әйләнеп кайтуын һәм алдагы көнендә уңышлар телибез.
Румия САТТАРОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз