Бергә булсак, югалмабыз

2015 елның 27 феврале, җомга
Бергә булсак, югалмабыз
Мөнир Шиһабеддинов Мәскәүдә фермерлар форумында булып кайткан. Узган елдагысына да барган. Ниндидер зур уңышлар яулаган өчен күрсәтелгән хөрмәт түгел бу — үз исәбенә барырга теләүче башка кеше табылмаган. Мөнир Зиннур улы да алай мәшәкатьләнеп йөрмәс иде — Мәскәү ягыннан җылы җилләр исмәсме дип өметләнә ул.
Чөнки хуҗалыгының банкларга 15 млн. сум бирәчәге бар, түләмәгән һәр көне өчен өстәлә торган әҗәт бу.
— Узган елгы Мәскәү быелгысы белән нык аерыла, — дип сөйләде ул ра-йон фермерлары җыелышында. — Узган ел бик җылы каршылаганнар иде, очрашуга министр Федоров үзе килде, матур вәгъдәләр бирде. Кунакханәдә суыткычлар шыплап тутырылган иде. Ә быел министр килмәде, сорауларга “бюджет мөмкинлегенә карап” дигән җаваплар ишеттек. Кунакханәдәге суыткычлар да буш иде. Бөтен өмет үзебездә икән, дигән уй белән кайттым.
Шиһабеддинов фермер хуҗалыгы хәзерге вакытта көн саен бер тонна сөт сата. Авыр хәлдән чыгу өчен аны ике тоннага җиткерергә кирәк. Әмма технология түбән, акча булмагач, аны яхшырту мөмкинлеге юк.
Йөрәккә май булып ята торган мисаллар да бар, билгеле. Айдар Сабировның Түбән Мәтәскәдәге фермасы бүгенге көн та-ләпләре югарылыгында.
— Узган ел 1500 тонна төрелгән сенаж әзерләдек, — ди ул. — Сыерлар аны бик яратып ашый, люцернадан булса, файдасы бигрәк тә зур.
— Бөтен кеше дә андый техника ала алмый, — дию-челәр дә булды.
— Безнең бүгенге җыелуның максаты да нәкъ менә шул, — дип сүзгә кушылды шәхси эшмәкәр Марсель Хәлилов. — Кемдәдер комбайн, кемдәдер трактор бар, кемдә тана, кемдә сыер дигәндәй, безгә үзара ярдәмләшеп, хәбәрләшеп яшәү бик кирәк. Бүгенге шартларда бигрәк тә. Бергә булсак, югалмабыз.
Айдар Сабиров районда кечкенә сөт заводы төзү фермерлар өчен бик уңай булыр иде, дигән фикер белдерде. Мондый яңалыкны хупларга гына кала, көндәш предприятиеләрнең күбрәк булуы әйбәт.
Әлеге җыелышта төзелгән районның крестьян–фермер хуҗалыклары ассоциациясе киләчәктә актив эшчәнлеге белән куандырыр, дип ышанасы килә. Аның рәисе Марсель Хәлилов зур планнар белән яши.
— Район җитәкчесе Илшат Нуриев мөмкин булган ярдәмне күрсәтәчәкләрен әйтте, — диде ул. — Калганы үзебездән тора.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International