Тикшерү белән килсәләр

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
Тикшерү белән килсәләр
“Дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм муниципаль контрольне үткәргән вакытта юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында”гы Федераль закон нигезендә юридик зат җитәкче һәм шәхси эшмәкәр тикшерү вакытында түбәндәге хокукларга ия:
1. Тикшерү вакытында үзләренә катнашырга, тикшерү мәсьәләләренә кагылган сорауларга җавап бирергә.
2. Контроль органыннан тикшерүгә кагылган мәгълүматларны алырга.
3. Тикшерү нәтиҗәләре белән танышырга һәм тикшерү актында тикшерү нәтиҗәләре белән танышканыңны күрсәтергә, нәтиҗәләр белән һәм шулай ук контроль органы җаваплы кешесе гамәлләре белән килешкәнеңне яки килешмәгәнеңне күрсәтергә.
4. Контроль органының җаваплы кешесе гамәлләреннән риза булмасаң, административ рәвештә яки судка шикаять бирергә.
5. Россия Федерациясе Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкилне яки Татарстан Республикасында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкилне тикшерүдә катнашырга чакырырга.
Ринат СИТДЫЙКОВ,
район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International