1 мартта Яңа Кырлайда “Сервис–Агро” ширкәте призына хоккей турниры узды

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
1 мартта Яңа Кырлайда “Сервис–Агро” ширкәте призына хоккей турниры узды. Анда Яңа Кырлай, Апаз, Яңа Иябаш, Югары Аты, Шушмабаш һәм Наласа командалары көч сынашты. Ярышларны ачу тантанасында район җитәкчесе Илшат Нуриев һәм “Сервис–Агро” ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримов уенчыларга уңышлар һәм киләчәктә дә сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын теләде.
Уеннар башта ике төркемгә бүленеп узды. Финалда боз хуҗалары районның иң яхшы командаларының берсе — Югары Аты егетләре белән уйнады. Бу уен чын мәгънәсендә турнирның иң көчле командаларын очраштырды. Тамашачылар Югары Аты командасы зур өстенлек белән отар, дип фараз кылса да, боз хуҗалары да нык каршылык күрсәтте. Беренче периодта гына алар бер алка керттерделәр.
Яңа Кырлай егетләре бик тырышса да, исәпне тигезли алмадылар. Шулай итеп уен 1:0 исәбе белән кунаклар файдасына тәмамланды. Кубокны инде ничәнче ел рәттән Югары Аты командасы отты. Соңыннан Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров, барлык уенчыларга рәхмәт әйтеп, җиңүче командага кубок, призлы урынны алучы командаларга Мактау грамоталары һәм барлык уенчыларга да турнирның иганәчесе “Сервис-Агро” ширкәтенең акчалата призларын тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International