Казанда грипп бар

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
Казанда грипп бар. Арчага да килеп җиткән ул. Район үзәк хастаханәсенең балалар консультациясе мөдире, педиатр Алсу Кузнецова: “Температура күтәрелсә, күзләр, баш авыртса — болар гриппның чалымнары, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк”, — ди. Салкын тиеп авыртуга да җиңел карарга ярамый. Район эпидемиологы Миләүшә Сафиуллина: “Хәзер салкын тиеп авыртулар да элеккеге кебек түгел, үзгәрде”, — ди. Шунлыктан вакытны сузарга, чирне аяк өсте үткәрергә ярамый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International