Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Арча батырларын барлый
2015 елның 4 марты, чәршәмбе
Арча батырларын барлый
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов район алдынгылары слетында: “Һәр район — гаилә ул, гаилә башлыгы — район башлыгы булырга тиеш”, — дигән иде. Әлеге сүзләр тирән мәгънәгә ия. Гаилә башлыгы өчен аның һәр әгъзасы кадерле. Бүгенге бәйрәмдә дә районның төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләре катнаша.
“Ватан” ширкәтендә шофер булып эшләүче Рәшит ага Зәйнәгытдиновка 77 яшь. Шофер булып эшләүче дип язуыбыз да юкка түгел, бүген дә сафта, язгы, көзге чәчү вакытында “ГАЗ–51” машинасы белән басуга симәнә чыгара. 45 ел руль артында.
— Яшьләр сиңа ничә яшь дип сораганда, миңа унҗиде дип шаяртам, алтмышын әйтмим, — ди ул. — Хәзерге район җитәкчесе Илшат Нуриев 9–10 сыйныфларда укыганда минем машинада грузчик булып эшләгән иде. Кеше арасына чыгып йөрү сәла-мәтлек булганда үзе бер рәхәт. Менә бүгенге җыелышка чакырганнары өчен дә зур рәхмәт!
— Батыр дигәч, без гадәттә кулына мылтык яки кылыч тоткан кешене күз алдына китерәбез, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев үзенең тәбрикләү сүзендә. — Мин кырда иген иккән, терлекчелектә, башка тармакларда хезмәт иткән һәркемне батыр дип саныйм. Сезнең белән горурланам, бүгенге очрашудан рәхәтлек хисләре кичерәм. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә.
— Мондый мәртәбәле җыенда күптән очрашкан юк иде инде, сагындырган да, — диде Марат Әхмәтов. — Хезмәт кешесенә әҗерен әйтергә, тиешле бәяне бирергә кирәк, әлбәттә. Арча республикада бик мәртәбәле, мак- таулы район. Арча җире бөек шәхесләр биргән, бу рухи җаваплылык та өсти. Авыл хуҗалыгы тармагына килсәк, республикада 2001–2008 елларда 5 миллион тонна һәм аннан да күбрәк ашлык җыеп алынды. Ә менә 2010 елдан бирле корылык нәтиҗәсендә ул ярты күләмдә генә җыела.
Министр 1997 елны Арчаның сагынып искә ала торган елы дип атады.
— Республиканың ул вакыттагы Президенты Минтимер Шәймиев: “Күпме уңыш көтелә?” — дип сорагач, район җитәкчесе Вагыйзь Минһаҗев: “Тулай җыем 300 мең тонна булыр, 150 мең тоннасын дәүләткә сатабыз!” — дигәч, Президент шаккаткан иде. Арча җире менә шундый юмарт ул.
Марат Әхмәтов арчалыларга республика Президентының рәхмәтен җиткерде, яңа уңышлар теләде. Ул “Игенче” ширкәте җитәкчесе Илнар Гайнетдиновка, әлеге хуҗалык механизаторы Илназ Сибгатуллинга “Ватан” ширкәте башкаручы директоры Илнар Әхмәтовка, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте сыер савучысы Гөлия Гасыймуллинага, шәхси эшмәкәр Динар Төхвәтуллинга, крестьян–фермер хуҗалыгы башлыгы Марсель Хәлиловка министрлыкның Мактау грамоталарын тапшырды.
Сәхнәгә бер–бер артлы районыбызның хезмәт батырлары — хуҗалык, авыл җирлеге җитәкчеләре, баш белгечләр, шәхси эшмә-кәрләр, фермерлар, тракторчылар, шоферлар, комбайнчылар, сыер савучылар, бозау караучылар, терлек симертүчеләр, ферма мөдирләре, иң яхшы укытучы, медицина хезмәткәре, тренер, эчке эшләр бүлеге, мәдәният хезмәткәрләре чакырыла.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, һәркайсына җылы сүз әйтеп, кулларын кысып, Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр тапшырды.
Алып баручы “батырлар сәхнәсе” дип бик дөрес әйтә. Анда күтәрелгән һәр һөнәр иясенең фидакарьлеге алдында баш иярлек. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте савымчысы Гөлия Гасыймуллина узган ел 9960 центнер сөт сауган. “Кырлай” ширкәтеннән Гөлсинә Зарипованыкы — 7664, “Курса МТСы”ннан Гөлнара Шәфигуллинаныкы — 6884 центнер.
“Игенче” агрофирмасы”ннан комбайнчы Илнур Габдрахманов — 3214, Ришат Закиров 3160 тонна ашлык суктырган. “Вамин–Мәрҗани” агрофирмасы”ннан комбайнчы Илмар Садыйков — 36920, “Ак барс” агрокомплексы”ннан Илһам Әгъзәмов 36583 тонна азык әзерләгән!
Һәр тармакның, һәр коллективның үз алдынгылары бар. Алар һәркайсы районыбыз чәчәк атсын дип хезмәт итә. Сәнәгать һәм эшкәртү предприятиеләре, төзелеш оешмалары, транспорт һәм элемтә, сәүдә, халыкка хезмәт күрсәтүчеләр дә хөр-мәтләнә бүген. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин тәбрикли һәм бүләкли.
Бүләкләүләр, тәбрикләүләр матур җырлар, биюләр белән чиратлашып барды. Бәйрәм үзе дә матур бер җыр кебек ялыктырмый дәвам итте. Аны оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк, кунакларның күңеле булсын өчен күп тырышлык куйганнар. “Бердәм Россия” партиясенең яшь гвардиячеләре (Арчаның 5нче гимназиясе укучылары) ишек төбендә үк матур итеп каршы алды. Районыбыз предприятиеләре, оешмалары казанышларын күзалларга мөмкинлек тудырган күргәзмә дә әйбәт тәэсир калдырды.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Рауль Рәхмәтуллин, Вагыйзь Минһаҗев, күрше районнарның башлыклары, районда эшчәнлек алып барган инвесторлар катнашты.
Менә шулай бер гаилә кебек бердәм булып яшәгәндә батырларыбыз сафы тагын да ишәер, уңышларыбыз артыр. Һәркем әлеге бәйрәмнән яңа көч, дәрт алып китте. Ветераннарыбыз әйткәнчә, яшь вакытлар кире кайткандай булды бу көнне.
Ильяс ФӘТТАХОВ
2014 ел йомгаклары буенча бүләккә лаек булган хезмәт алдынгылары:
Әхмәтов Мансур Готыф улы — “Ватан” агрофирмасы” ширкәте җитәкчесе;
Гайнетдинов Илнар Ризван улы — “Игенче” агрофирмасы” ширкәте җитәкчесе;
Сәлахов Шәйдулла Имам улы — “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе;
Хәйруллин Рөстәм Габдуллаҗан улы — “Северный” ширкәте җитәкчесе;
Шакирҗанов Илшат Габделнур улы — “Кырлай” агрофирмасы” ширкәте җитәкчесе;
Гыйлаҗетдинов Рәүф Гыймадетдин улы — “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе;
Вафина Рәмзия Рамазан кызы — Урта Курса авыл җирлеге башлыгы;
Сабиров Илдус Котдус улы — “Татарстан” агрофирмасы” ширкәте баш зоотехнигы;
Вахитов Марат Мирзаян улы — “Игенче” агрофирмасы” ширкәте баш агрономы;
Гыйльмуллин Рамил Миннефәрт улы — “Ватан” агрофирмасы” ширкәте баш инженеры;
Гатауллина Зәмирә Фарух кызы — “Курса МТСы” ширкәте баш хисапчысы;
Хөсәенов Илнур Илдус улы — Кушлавыч авылы крестьян–фермер хуҗалыгы башлыгы;
Сабиров Айдар Фәрит улы — Түбән Мәтәскә авылы крестьян–фермер хуҗалыгы башлыгы;
Шакирҗанов Дамир Зәкиҗан улы — Көтек авылы крестьян–фермер хуҗалыгы башлыгы;
Галәвиев Рәис Шәйхи улы шәхси хуҗалыгы — Үрнәк авылы;
Гаврилов Евгений Николаевич шәхси хуҗалыгы — Михайловка авылы;
Шакиров Рафил Гаяз улы шәхси хуҗалыгы — Түбән Аты авылы;
Зарипов Рүзәл Рамил улы — “Кырлай” агрофирмасы” ширкәте тракторчысы;
Таһирова Ания Данил кызы — “Татарстан” агрофирмасы” ширкәте сыер савучысы;
Зиатдинов Габделфәрит Гәбдрәшит улы — “Татарстан” агрофирмасы” шир-кәте механизаторы;
Шәйдуллин Айрат Фирдәвес улы — “Вамин–Мәрҗани” агрофирмасы” ширкәте механизаторы;
Әгъзәмов Данил Хәлил улы — “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте механизаторы;
Зарипов Фидәрис Фарух улы — “Кырлай” агрофирмасы” ширкәте механизаторы;
Әһлиев Илнур Мансур улы — “Арча” агрофирмасы” ширкәте механизаторы;
Шәрәфиев Рәмис Әхәт улы — “Курса МТСы” ширкәте механизаторы;
Тимергалиев Фаил Кәлимулла улы — “Вамин–Мәрҗани” агрофирмасы” шир-кәте шоферы;
Гайфиев Фәниз Имам улы — “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте шоферы;
Сабирҗанов Шамил Таһир улы — “Игенче” агрофирмасы” ширкәте шоферы;
Вәлиев Гайсә Вәли улы — “Северный” ширкәте шоферы;
Хуҗиәхмәтов Харис Зиннур улы — “Курса МТСы” ширкәте шоферы;
Гыйлаҗев Фәнил Фердинат улы — “Татарстан” агрофирмасы” ширкәте шоферы;
Габдрахманов Илнур Фәрит улы — “Игенче” агрофирмасы” ширкәте ком-байнчысы;
Закиров Ришат Рәфкать улы — “Игенче” агрофирмасы” ширкәте комбайнчысы;
Гайнетдинов Фәрит Габделфәрт улы — “Курса МТСы” ширкәте комбайнчысы;
Фәйзрахманов Раил Рәдиф улы — “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте комбайн-чысы;
Низамов Рәдис Шамил улы — “Северный” ширкәте комбайнчысы;
Нәфыйков Ринат Заһидулла улы — “Кырлай” агрофирмасы” ширкәте комбайнчысы;
Котдусов Ринат Гаптерәхим улы — “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте комбайнчысы;
Әхмәтханов Рәдис Мөбарәкҗан улы — “Арча” агрофирмасы” ширкәте комбайнчысы;
Вилданов Хәлим Гаделша улы — “Игенче” агрофирмасы” ширкәте комбайнчысы;
Газыймов Әмир Илдар улы — “Ватан” агрофирмасы” ширкәте комбайнчысы;
Садыйков Илмар Идгар улы — “Вамин Мәрҗани” агрофирмасы” ширкәте комбайнчысы;
Әгъзәмов Илһам Рамил улы — “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте комбайнчысы;
Хафизов Ришат Наил улы — “Татарстан” агрофирмасы” ширкәте комбайнчысы;
Шәрипов Иңгел Габделнур улы — “Арча” агрофирмасы” ширкәте комбайнчысы;
Рамазанов Габдрәис Әгъләм улы — “Ватан” агрофирмасы” ширкәте агрономы;
Гасыймуллина Гөлия Данис кызы — “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте сыер савучысы;
Зарипова Гөлсинә Габделнур кызы — “Кырлай” агрофирмасы” ширкәте сыер савучысы;
Шәфигуллина Гөлнара Исрафил кызы — “Курса МТСы” ширкәте сыер савучысы;
Сафина Гүзәлия Салих кызы — “Северный” ширкәте сыер савучысы;
Исмәгыйлева Лилия Зиннур кызы — “Вамин–Мәрҗани” агрофирмасы” шир-кәте сыер савучысы;
Һадиева Рәмзия Мәсхүт кызы — “Игенче” агрофирмасы” ширкәте сыер савучысы;
Бакиева Гөлфирә Миннехан кызы — “Нива” ширкәте сыер савучысы;
Симонова Тәнзилә Равил кызы — “Арча” агрофирмасы” ширкәте сыер савучысы;
Хафизова Динара Камил кызы — “Татарстан” агрофирмасы” ширкәте терлекчесе;
Хәмурзина Рузия Фоат кызы — “Ватан” агрофирмасы” ширкәте терлекчесе;
Габделхәев Ислам Габделхәй улы — “Акчишмә” ширкәте терлекчесе;
Хаҗиева Лилия Һадият кызы — “Кырлай” агрофирмасы” ширкәте терлекчесе;
Абдуллина Фәридә Гариф кызы — “Северный” ширкәте терлекчесе;
Рамазанова Хәмсәнә Шәрифҗан кызы — “Курса МТСы” ширкәте терлекчесе;
Гыйниятова Диләрә Рәис кызы — “Арча” агрофирмасы” ширкәте терлекчесе;
Хәлиуллина Сүрия Гарәфетдин кызы — “Вамин–Мәрҗани” агрофирмасы” шир-кәте терлекчесе;
Гыймадиев Шамил Мәсхүт улы — “Кырлай” агрофирмасы” ширкәтенең Иске Кырлай фермасы технологы;
Ибниев Фаил Шәкүр улы — “Ватан” агрофирмасы” ширкәтенең Апаз фермасы технологы;
Хаҗиев Равил Ришат улы — “Северный” ширкәтенең Илдус фермасы технологы;
Шәрипов Гаптрәфикъ Габдрәүф улы — “Ватан” агрофирмасы” ширкәтенең Хәсәншәех фермасы мөдире;
Мәгъсүмова Наҗия Габдрәүф кызы — “Аю” агрофирмасы” ширкәтенең Сөрде фермасы мөдире;
Мөхәмәдиев Рамил Нургали улы — “Вамин–Мәрҗани” агрофирмасы” ширкәтенең Иске Ашыт фермасы мөдире;
Хәсәнов Өлфәт Җәүдәт улы — “АСПК” ачык акционерлык җәмгыяте электромонтеры;
Җаббарова Мөршидә Нәҗип кызы — “Арча элеваторы” ачык акционерлык җәмгыяте аппаратчысы;
Рәхимбаев Дамир Данил улы — “Арча” сөт комбинаты су тутыру цехы җитәкчесе;
Зиатдинов Рәшит Сабир улы — “АрскПласт” ширкәте җитештерү буенча директор урынбасары;
Заһидуллин Айдар Линар улы — “КСМ” ширкәте шоферы;
Ахунов Фәнил Фәрит улы — “Арча МСОсы” кранчысы;
Сабиров Альберт Фәрит улы — “Энергосервис” ширкәте электромонтеры;
Әсхәдуллин Илнур Марат улы — “Ик-строй” ширкәте мастер прорабы;
Хәкимуллин Данил Вилдан улы — “Тат-автодор” ачык акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы шоферы;
Хәйруллин Илфат Әдһәм улы — “Монолит” җәмгыяте экскаваторчысы;
Мөхәммәдиев Рәдиф Нури улы — “Арча автотранспорт предприятиесе” ширкәте шоферы;
Таһиров Виталий Илгиз улы — “Арча ЗУЭСы”ның әйдәп баручы инженеры;
Зиннәтов Рафаэль Шәрифулла улы — “Жилкомбытсервис” ширкәте тракторчысы;
Фазылҗанов Илһам Миннехан улы — “Водоканал–Сервис” ширкәте шоферы;
Кадыйров Рәдиф Габделбәр улы — “Агрохимия” ширкәте шоферы;
Фәйзрахманов Габделбәр Абдулла улы — “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте шоферы;
Әскәров Илшат Мәсхүт улы — “Газстройгарант” ширкәте прорабы;
Гыймадиева Нурия Әхмәт кызы — “Сәүдә идарәсе” ширкәтеннән “Гомуми туклану” оешмасы директоры;
Хәбибуллин Рәшит Рәдиф улы — “Тайд–Фойл” ширкәте автотранспорт буенча директор урынбасары;
Камалетдинова Энҗе Мөхәмәтравил кызы — “Круг” ширкәте сатучы;
Шаһиев Радил Наил улы — “Натур Продукт” ширкәте эшчесе;
Гарифуллин Ранил Дамир улы — “Арча урман хуҗалыгы” Дәүләт бюджет учреждениесе шоферы;
Рысаев Николай Фәтхерахман улы — “Металл” ширкәте склад мөдире;
Лукин Валерий Николаевич — “Арча регионтехцентры” слесаре;
Закиров Рәдиф Әгъләм улы — шәхси эшмәкәр Төхвәтуллин Д.И. токаре;
Хәкимов Илнур Харис улы — Арчаның 1нче урта гомуми белем мәктәбе математика укытучысы;
Кузнецова Алсу Альберт кызы — район үзәк хастаханәсе врач–педиатры;
Лотфуллин Таһир Әхмәт улы — яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге татарча көрәш буенча тренеры;
Абдрахманов Илнур Фәрит улы — яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хоккей буенча тренеры;
Хисамиев Линар Әлтаф улы — район эчке эшләр бүлеге өлкән участок уполномоченные;
Гарифҗанова Гөлназ Наил кызы — район Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз