Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Балалар — аларның дөньясы
2015 елның 6 марты, җомга
Балалар — аларның дөньясы
Узган атнада Арчаның 2нче мәктәбе базасында район балалар бакчаларының 7 тәрбиячесе, “Ел тәрбиячесе — 2015” бәйгесенең район этабында үзләренең эш алымнарына, тәҗрибәләренә нигезләнеп, көч сынашты.
Чыгыш ясаган һәр тәрбияче 1 урынга лаек булырлык иде һәм алар һәммәсе төрле номинациядә җиңүче. Призчылар — Арчаның 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәлия Медникова һәм 10нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Фәния Гыйззәтуллина. Алар хакында аерым тукталасым килде. Хезмәттәшебез Румия Надршинаның балалары Фәния Данил кызы төркеменә йөргәнлектән, без аның үз эшенә ихластан бирелгән тәрбияче булуын еш ишетәбез. “Балаларымның аңарда тәрбияләнүенә сөенеп бетә алмыйм, — ди ул. — Балалар белән өйдә шөгыльләнгәнем юк, алар бакчадан бар нәрсәгә өйрәнеп, аң–белемле булып үсә. Бик хөрмәт итәм Фәния Данил кызын. Балаларга таләпчән дә, кирәк чакта усал да, әмма балаларны санлата белә. Аның активлыгы! Спортта да, сәхнәдә дә ул, бар җиргә өлгерә”. Хезмәттәшләре дә Фәния Гыйззәтуллинаның тырышлыгын, булганлыгын мактап туя алмый.
Гүзәлия Медникова белән тәүге тапкыр бакчадагы бер бәйрәм чарасында очрашкан идем. Аның дөньясы балалар арасында икәнлегенә инандым шул чакта. Нәниләрнең күңелен аңлап, алар белән бергә шатланып, сабыйларның борчулы халәтендә алар белән бергә кайгырып, күңелен аңлап эшли ул. Җитди итеп сөйләшә башлаган тәрбияче күпмедер вакыттан үзен шулар яшендә кебек хис итеп, тавышына сабыйлар төсмере чыгарып, аларча фикерләп сөйләшә башлый. Хәтта аермаслык та: ул тавышның кайсысы баланыкы да, кайсысы Гүзәлиянеке? Ә аның бәйрәмнәрне яратуы! Һәр бәйрәмне көтеп алып, балаларны да алдан күңелләре белән шул бәйрәм хисенә тутырып, канатланып йөри башлый. Тыңлаусыз балалар да “ә” дигәнче шигырен өйрәнә, чыгыш ясыйсы көннәрен зарыгып көтә башлый.
“Мин Гүзәлия Зиннәтулловнаны яратам. Аның белән безгә бик кызык. Ул әйбәт күңелле, мәрхәмәтле, гел яңа уеннар уйната, без бик күп белмәгән әйберләрне өйрәнәбез”, — ди һәр көнне Зур Бирәзәдән үк бакчага ашкынып баручы Рузинә Гыйльметдинова.
Алинә Ясәвиеваның кызы Чулпанның тәрбиячесе дә Гүзәлия ханым. “Ул балалар өчен нишләргә белми һәм, әлбәттә, балалар да үзен бик ярата. Гел яңалык эзләнүдә булганлыктан, уздырган бәйрәмнәре дә беркайчан бер–берсен кабатламый. Моңарчы минем аның кебек тәрбиячене күргәнем юк иде әле (олы кызым да бакчага йөрде). Балалар бакчага шулкадәр ашкынып бара. Гүзәлия Медникова тәртип, төгәллек ярата, аңа бөтен нәрсә идеаль булырга тиеш һәм балалардан гына түгел, әти–әниләрдән дә шуны таләп итә”, — ди Алинә.
Балалар белән сабыйларны ихластан яратучы, алар өчен бар җылысын бирә алучылар гына эшли аладыр. Төркемдәге өч дистәгә якын баланы күзәтеп кенә түгел, аларны тигез дәрәҗәдә аң–белемгә тарту, бәйрәмнәрдә чыгышлар әзерләү өчен тәрбияче никадәрле көчен, сабырлыгын, күңел яктылыгын сарыф итә икән?! Әле әти–әниләргә дә, җитәкчелеккә дә ихтирамлы булып, гаиләңне дә кайгыртып яшәргә кирәк бит.
Җиңү яулаган тәрбиячеләргә Аллаһы Тәгалә тумыштан балалар күңелен тирәнтен аңлау сәләтен, балаларны чиксез ярату хисләрен мулдан бирә, күрәсең. Тәрбиячеләрнең барысы да бик тырышып, бар күңелләрен салып, зур җаваплылык тоеп башкарса да, алар сыман фанатларча эшләүчеләр санаулы гынадыр.
18 мартта җиңүчеләр Балтачка зона бәйгесенә барачак. Анда да гүзәл затларыбыз үзләренең булганлыкларын күрсәтер, алдынгы урыннарны читләргә җибәрмәсләр дип ышана күңел.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз