Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Биш тел белә Фирая
2015 елның 6 марты, җомга
Биш тел белә Фирая
Яңа гына кулына диплом алган чит телләр укытучысын Шушмабаш авылына эшкә җибәрәләр. “Тиешле 3 елымны тутырдым, китәм”, — дип йөргәндә кыз, Нурмөхәммәт белән таныша да, авылда гаилә корып, төпләнеп калуын сизми дә кала.
— Минем әти–әнием шушы яктан, Симетбаштан. Әтием Кенәр ягында укыткан, аннан аны Әтнәгә мәгариф бүлеге инспекторы итеп күчергәннәр. Миңа ул вакытта әле 17 көн генә булган. Шуңа үземне Әтнә кызы дип саныйм, — ди Фирая Мортазина. — Ә мәктәптә мин рус сыйныфында укыдым. Ул вакытта яңалык буларак русча укыту мәйданчыгы булдырылган иде. Хәтта тәнәфесләрдә дә рус телендә генә сөйләштек. Киләчәк өчен бик уңай булды ул. Директор буларак әти (соңрак аны мәктәп директоры итеп куйдылар) безгә карата (апам белән абыем бар) бик таләпчән иде. Мин яхшы укыдым. Рус теле, чит телләрдән бик көчле идем. Дөрес, математика бераз авыррак бирелде.
Фирая мәктәптә уку секторы өчен җавап бирә, икеле капчыкларын дәрестән соң алып калып, өенә чакырып дәрес хәзерләтү-ләрен әле дә хәтерли. Хорда җырлый, төрле смотрларда катнаша. Кыскасы, бик актив бала була.
— Өйдәге эшләрне әни безгә бүлеп бирә иде. Барына да өйрәнеп үстек. Тагын шунысы истә калган, барлык модалы киемнәрне мин кия идем. Апам тегүче, мин манекен, — ди Фирая ханым көлеп.
Мәктәпне тәмамлагач, кыз педагогия институтының чит телләр факультетына юл тота.
— Немец телен бик яхшы белә идем. Төрле бәйгеләрдә дә катнаштым, — ди ул. — Ә бервакыт безгә яшь кенә немец теле укытучысы килде. Иптәш кызы французча бик яхшы белә икән. Сөйләшүе ошады гына бит. Шуңа бер сүз белмәгән көе немец–француз теле бүлегенә кердем. Утырам шулай дәрестә. Бер сүз аңламыйм. Хәтта елап җибәрдем. Француз телен 1нче сыйныф баласы кебек өйрәнергә туры килде.
Кыз бу телгә чын–чынлап гашыйк була. Шушмабашка килгәч тә ул французча укытам, дип аяк терәп тора. Ахыр чиктә икесенә дә алына. Балаларда әлеге телләргә мәхәббәт тәрбияли. Укучылары арасында аның һөнәрен сайлаучылар да табыла. Балалары республика, россиякүләм, халыкара бәйгеләрдә, фәнни–гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда катнаша, җиңүләр яулый. Бу укытучы өчен искиткеч зур уңыш һәм горурлык. Бервакыт мәктәпкә Франциядән кунаклар кайтып төшә. Фирая Мортазина алар белән шулкадәр оста аралаша, укучылары да аларга сораулар бирә, француз телендә спектакль куя. Моны күреп хәтта французлар да аптырашта кала.
— Балалар югары уку йортларына укырга кергәч тә югалып, оялып калмасыннар, аралашырга, сораулар бирергә, чыгышлар ясарга өйрәнсеннәр өчен тырышам, — ди укытучы.
Тора–бара бу телләрне инглиз теленең кысрыклавын күреп, Фирая Мортазина тормыш белән яраклашырга була. Һәм инглиз телен үзләштерә. Заманында өч чит телне укыткан райондагы бердәнбер мәктәп тулысы белән инглиз телен өйрәтүгә күчү сәбәпле, Фирая ханым инглиз телен укыта башлый. Моның белән генә дә чикләнергә теләми ул. Балаларны дөнья мәдәнияте белән дә таныштыра, үзе дә, курсларда белем алып, рәсем сәнгате дәресләреннән дә керә башлый “Иң яхшы укытучы” исеменә лаек булган, күпләгән мактау грамоталары иясе дә Фирая Мортазина.
— Заманында коллектив белән спектакльләр өйрәнеп, сәхнәләргә чыгулар, агитбригадалар белән йөрүләр, сыер савучылар янына барып, концертлар куюлар —бар да күңелле вакыйгалар булып истә калган. Аннан төрле чаралар оештыру, балаларны олимпиада, бәйгеләргә һәм башка чараларга әзерләү — укытучының эше шулай биһисап күп. Гаилә дә бар бит әле. Монда минем терәгем — ирем. Ул өйдәге һәр эшне тәртипләп тора, — ди укытучы.
Фирая ханым дүрт бала анасы да. Аларның эштәге, укудагы уңышлары турында да горурланып сөйли. Шулай өч елдан китәм дип кайткан Шушмабашында ул яраткан эшен генә түгел, бәхетен дә тапкан.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз