Арчага “ФАС”тан килделәр

2015 елның 6 марты, җомга
Арчага “ФАС”тан килделәр
Арчага Федераль монополиягә каршы хезмәтнең (ФАС) Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе урынбасары Данир Мөхәммәтҗанов килде. Ул район хакимияте бинасы актлар залында халык белән очрашты. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин катнашты.
Данир Мөхәммәтҗанов иң башта әлеге хезмәтнең 25 ел элек барлыкка килгәнен, монополиягә каршы законнарның үтәлешенә контрольлек һәм күзәтчелек итү буенча нинди эш алып барылуы турында сөйләде. Быел ФАСның төп бурычы — азык–төлеккә һәм медикаментларга бәяләрнең күтәре-лүенә юл куймау. Штрафлар зур. Монополиягә каршы законнарны бозган өчен штрафлар еллык керемнең 15 процентына кадәр салынырга мөмкин. Бигрәк тә карабодай ярмасына, шикәргә, балыкка бәяләрне арттырган өчен кайбер җитештерүчеләргә, күпләп сатучыларга, сәүдә челтәре җитәкчеләренә карата эш кузгатылган. Берничә эшмәкәргә товар бәяләрен үзара сөйләшеп күтәргәннәр дигән шик белдерелгән.
2015 елның 1 мартыннан Федераль Җир Кодексына кертелгән төзәтмәләр турында да сүз булды.
Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклану мәсьәләсендә шулай ук азык–төлеккә бәяләрнең артуы йогынты ясамый калмаган. Очрашуда бер эшмәкәр үзен борчыган сорауны күтәрде:
— Менә без 2014 елның декабрендә мәктәпләр, балалар бакчаларын ашамлыклар белән тәэмин итү буенча килешүләр төзедек. Хәзер кайбер төр ризыкка бәяләр 40 процентка артты. Бу очракта килешү-ләрне өзәргәме?
Килешүләрне өзгән өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөм-киннәр икән. Соңыннан мәкаләне әзерләгәндә район мәгариф идарәсе баш хисапчысы Розалия Сафиуллина белән элемтәгә кердек.
— Килешүләр гадәттә сентябрь, декабрь айларында төзелә, — дип сөйләде ул. — Гыйнварда килешүләрне яңа бәяләр белән яңабаштан төзедек. Бәяләр үзгәреп тору сәбәпле, иткә һәм карабодай ярмасына ай саен аерым килешүләр төзибез. Аларда ашамлыкларга гомуми сумма гына языла. Бәяләр уйнау халәтен көйләргә тырышабыз. Әлегә бу мәсьәләдә проблема чыкканы юк.
Автомобильләрне ягулык белән тәэмин итүче станцияләрнең берсендә эшләүче эшмәкәр:
— 4–5 ай инде без зыянга эшлибез, — дип борчылып сөйләде. — Чөнки нефть продуктларын җитештерүчеләр бәяне арттырды, ә ягулык материалларын сату бәяләре үзгәрешсез калды диярлек.
Бәяләрнең артуы, бигрәк тә металл-га, төзелеш оешмаларын да кыен хәлгә калдырган. Чөнки килешүләр элеккеге бәяләр белән төзелгән.
Арчада эре кибетләрнең берсендә эшләүче ханым болай дип сөйләде:
— Ипи, булки һәм башка шундый камыр ризыкларын Казандагы 3нче ипи заводыннан алабыз. Социаль әһәмияткә ия булган ризыклардан саналган ипигә бәяне арттырмады алар. Ә менә башка товарга бәяне арттырып торалар. Мәсәлән, торт бер атнада 150 сум булса, икенчесендә инде ул 180 сумга күтәрелә, аннан 200 сумга... Сатып алучылар бәя ник арта, дип аптырыйлар. Бәянең үсүе бездән тормый бит. Күпләп сату ноктасында да ярма бер барганда 40 сум, икенче барганда инде ул 60 сум. Без аларны нинди бәягә сатарга тиеш?
— Горбуша балыгын августта тоттылар, — дип сөйләде бер эшмәкәр. — Ул вакытта аның килосы 145 сум иде. Хәзер 200 сум. Ник күтәрәләр бәяне?
Очрашу тәмамлангач та, анда катнашучылар ФАСның республика буенча идарә җитәкчесе урынбасары Данир Мөхәммәтҗановка үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Бу орган аноним мөрәҗәгатьләрне дә кабул итә.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International