Районыбызның төп байлыгы — аның хезмәт сөючән халкы

2015 елның 6 марты, җомга
Районыбызның төп байлыгы — аның хезмәт сөючән халкы
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриевның район Советы утырышында ясаган чыгышы
(кыскартып бирелә)
Район Советының бүгенге утырышына әзерлек чорында җирлекләрдә, учреждение һәм предприятиеләрдә зур оешканлык белән еллык хисап җыелышлары узды. Аларда район Советы, башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашып, халык белән очрашты. Анда бирелгән сораулар, куелган таләпләр һәм теләкләр безнең алдагы эшебезгә юнәлеш бирер.
2015 елның 1 гыйнварына бездә 51800 кеше яши. Хисап елында 846 бала дөньяга килде, 691 кеше үлде, 398 гаилә төзелде, 137се аерылышты. Район икътисады үсешенең төп күрсәткече — тулаем төбәк продукты. 2014 елда ул 7 млрд. 660 млн. сумны тәшкил итте.
Районыбызның 60 процент халкы авыл җирлекләрендә яши, барлык җитештерелгән продукциянең дә яртысыннан артыгы авыл хуҗалыгы тармагына туры килә.
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
Бүген районда эре авыл хуҗалыгы берләшмәләре белән беррәттән, крестьян–фермер хуҗалыклары, шәхси–ярдәм-че хуҗалыкларны үстерү өчен дә шартлар тудырыла һәм алар җитештерүдә үз өлешләрен арттыра баралар.
Райондагы барлык 39 мең 600 баш мөгезле эре терлекнең 72 проценты агрофирмаларга, 3 проценты фермер хуҗалыкларына, 25 проценты шәхси ярдәмче хуҗалыкларга туры килә. Һәрбер хуҗалык итү ысулының үзенең өстенлекләре һәм кимчелекләре, һәрберсенең яшәү һәм үсеш мөмкинлекләре бар.
Хисап елында авылда көн күрүче төрле милек формасындагы хуҗалыкларда 3 млрд. 500 млн. сумлык продукция җитештерелде, ә сатудан кергән акча 1 млрд. 705,3 млн. тәшкил итте, ягъни акча кереме авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына 13,9 мең сум.
Республиканың алдынгы хуҗалыкларында 1 гектарга акча кереме 40 мең сумнан артык булуын исәпкә алсак, районыбыз хуҗалыкларына 3 миллиардка якын акча кереп җитмәгән дип әйтеп була.
Районның сөрүлек җирләре республикабызның 3,79 процентын тәшкил итә. Шуңа күрә икмәк, бәрәңге, яшелчә һәм башка игенчелек продукциясен җитештерүдә өлешебез саллы булырга тиеш.
2014 елда районыбыз кырларында 140 мең тонна бөртекле ашлык, 33,3 мең тонна бәрәңге, 2,7 мең тонна яшелчә, 8,5 мең тонна рапс үстерелде.
Хуҗалыкларда уңыш күрсәткечләре берничә процентка гына түгел, ә берничә тапкырга аерыла. Уңышның тулаем күләме һәм гектардан чыгышы чәчелгән орлыкның сортына, репродукциясенә, технология алымнарының төгәл үтәлешенә, һәм, һичшиксез, ашламалардан нәтиҗәле файдалануга бәйле.
2014 елда бәрәңге башлыча сугаруда 1168 гектар мәйданда игелде. “Кырлай” агрофирмасы”нда сугарулы мәйданнарда игелә торган 600 гектар бәрәңгенең һәр гектарыннан 430 центнер уңыш җыйнап алынды. Бу культураның һәр гектары хуҗалык кассасына 455 мең сум акча кертә. Исәпләре — быел бәрәңге мәйданын 1000 гектарга җиткерү. Ә район буенча 2015 елда сугарулы җирләрдә бәрәңге 1500 гектар мәйданда игеләчәк.
Районыбызда елдан–ел яшелчә культуралары игү мәйданнары арта бара. 2014 елда 140 гектар яшелчә ачык туфракта, 16,5 гектар яшелчә (башлыча кыяр) теплицаларда игелде.
2015 елда яшелчә культуралары 200 гектар мәйданда игеләчәк.
Район хуҗалыклары техник культуралар игүгә дә игътибарны киметмиләр. “Игенче”, “Кырлай” ширкәтләре, рапс, рыжик культураларыннан югары уңыш алып, аны үзләрендә эшкәртеп зур табыш ала алды.
ТЕРЛЕКЧЕЛЕК
Авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан кергән акчаның 1 млрд. 200 млн. сумы, ягъни 70,5 проценты терлекчелектән. Район икътисады өчен терлекчелек иң мөһим тармак булды һәм шулай булып кала. Терлекчелек — төп җитештерү чыганагы, хуҗалыкның финанс тотрыклылыгы, авыл кешесенең яшәү рәвешенең нигезе. Белгәнебезчә, бу тармакның нәтиҗәле эшләве өчен өч төп шарт кирәк: терлекләрнең баш санын арттыру, ныклы азык базасы булдыру һәм җитәрлек санда кадрлар белән тәэмин итү.
2014 ел дәвамында район буенча мөгезле эре терлекнең баш саны кимүгә юл куелмады. Моннан тыш төрле форма хуҗалыкларда 2423 сарык, 672 ат асрала.
2014 елда авыл хуҗалыгы ширкәт-ләре, крестьян–фермер хуҗалыклары үзләренә һәм шәхси хуҗалыкларга җитәрлек терлек азыгы туплый алдылар. Күпчелек хуҗалыкларда аның сыйфаты да яхшы.
Ел дәвамында терлекләрдән үрчем алу һәм аларның сакланышын тәэмин итү, нәсел–үрчемне яхшырту, терлек торакларын, азык саклау урыннарын ныклап төзек-ләндерү буенча байтак эшләнде, агымдагы елга да планнарыбыз зур.
Терлекчелекне югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү, аларга яхшы хезмәт хакы түләү бүгенге шартларда гаять мөһим фактор.
КАДРЛАР
Без һәрвакыт авыл хуҗалыгындагы җитәкчеләргә хезмәт хакларын үстерү, кадрларга сакчыл караш турында искәртеп киләбез. Бүген район агрофирмаларында 2700 кеше эшли, шуларның 8 проценты гына 30 яшькә кадәрге кешеләр. Хәзерге көндә дә күпчелек хуҗалыклар кадрлар кытлыгы кичерә, алдагы елларда хәл тагын да катлауланырга мөмкин. Шуңа да яшьләрне авылда калдыру, аларны яхшы хезмәт хакы белән тәэмин итү, эшләгән кешенең кадерен белү бүген беренче планда булырга тиеш. Авылда эшләргә кеше калмаса, хезмәт хакы күтәрүдән дә файда булмаячак. Бу эш агрофирма җитәкчеләренә генә түгел, ә барлык район халкына кагыла.
ШӘХСИ ХУҖАЛЫКЛАР
Авыл хуҗалыгында хуҗалык итү формалары, аларның нәтиҗәлеге турында бәхәсләр тынмый. Районда эре агрофирмаларның уңай эш тәҗрибәсен саклаган хәлдә, киләчәктә фермер хуҗалыкларына, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да зуррак игътибар бирелергә тиеш дип саныйм. Бу, беренче чиратта, авыл халкының үз теләге белән бәйле. Халкыбыз актив булганда гына аңа ярдәм итеп була. Барлык кешегә теләгенә һәм мөмкинлегенә карап шартлар тудыру, әлбәттә, безнең бурыч.
Шәхси хуҗалыкта җитештерелгән продукцияне аның күләме ягыннан гына бәяләү дөрес тә түгел, чөнки ул күпчелек авыл халкын эш белән тәэмин итү чарасы, ягъни аның аерым социаль әһәмияте дә бар. Икенче яктан, югары сыйфатлы, экологик яктан чиста һәм файдалы продукциягә сорау көннән–көн арта.
Шәхси хуҗалыклар проблемалары беркайчан да икенче планга куелырга тиеш түгел. Алар һәрвакыт терлек азыгы, транспорт, төзелеш материаллары, сөт саву аппаратлары, ташламалы кредитлар белән тәэмин ителәчәк. Бүген шәхси хуҗалыкларда 13524 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 5745 савым сыеры асрала. Аларда хисап елында 1800 тонна ит, 20 мең тонна сөт, 40 мең тонна бәрәңге, күп кенә башка төрле продукция җитештерелде. Соңгы вакытта сөткә һәм иткә бәяләр арту, һичшиксез, мөгезле эре терлекнең санын артуга китерер дип уйлыйм. Урыннарда шәхси хуҗалыклардан продукция җыюны оештыру, сатып алу бәяләрен, исәп–хисапны вакытында ясауны даими контрольдә тоту —шулай ук мөһим бурычыбыз.
ДӘҮЛӘТ ЯРДӘМЕ
Районыбыз авыл хуҗалыгы тармагына зур гына күләмдә дәүләт ярдәме күрсәтелә. 2014 елда төрле милек формасындагы товар җитештерүчеләргә 471,7 млн. сум бюджет ярдәме күрсәтелде (шул исәптән 291,4 млн. сум — Татарстан бюджеты), бу бер гектар сөрүлек җиренә 3842 сум туры килә. Бу ярдәм булмаса, әлбәттә, ирешелгән уңышларыбыз күпкә кимрәк булыр иде.
Бүген авыл кешесе язгы чәчүгә хәзерлек мәшәкатьләре белән яши. Игенчеләребезгә кыска агротехник срокларда сыйфатлы итеп 22 мең гектарда уҗым культураларын, 25 мең гектарда күпьеллык үлән җирләрен тукландыру һәм тырмалау, 60 мең гектарда сабан культураларына җир хәзерләү һәм чәчү эшләре башкарып чыгарга кирәк. Язның бер көне елны туйдыра, ди халкыбыз.
СӘНӘГАТЬ ҺӘМ СӘҮДӘ
Сәнәгать предприятиеләре 1 млрд. 600 млн. сумлык продукция җитештерделәр, бу узган ел белән чагыштырганда 43 процентка артык.
АСПК кирпеч заводы 401 миллион сумлык 26 млн. 280 мең данә кирпеч җитештерде. Продукция җитештерү 17 процентка, хезмәт җитештерүчәнлеге 3 процентка артты, уртача хезмәт хакы 20600 сум. Предприятие бүген продукция-сен илнең күп кенә төбәкләренә сата, сыйфатны яхшырту, базарда үзенең урынын югалтмау өчен даими эш алып бара.
Шулай ук хисап елында “Арча” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә — Арча сөт комбинатының эшендә уңай якка үзгәреш булды. Комбинат продукция чыгаруны 2 тапкырга арттырды, сөт тапшыручыларга вакытында исәп–хисап ясау җайга салынды. Шул ук вакытта оешма җитәкчелегенә, эшкәртү күләмнәрен, хезмәт хакларын арттыру һәм җитештерү нәтиҗәлелеген күтәрү буенча килеп туган уңайлы шартлардан файдаланып, күп эшлисе бар.
Районда сәүдәнең торышы, аның үсеш темплары, гомумән алганда, канәгатьләнерлек. 2014 елда товар әйләнеше 3 млрд. 180 млн. сумга җитеп, 10 процентка, халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтү, 750 млн. булып, 7 процентка үсте. Шул ук вакытта сәүдә оешмаларының, эшмәкәрләрнең хезмәт хакларын күтәрү, сәүдә хезмәтенең сыйфатын яхшырту буенча нәтиҗәле эшлисе бар әле. Гомуми сәүдә әйләнешенең 75 проценты кече һәм урта эшмәкәрләргә туры килә.
ЭШМӘКӘРЛЕК
Гомумән алганда, бүген район территориясендә 1174 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшли. Шуның 93е юридик затлар, 61е — крестьян–фермер хуҗалыгы, калганнары шәхси эшмәкәр. Тулай территориаль продуктта аларның өлеше 29,4 процент тәшкил итте, уртача хезмәт хакы 15,9 мең сум.
Эшмәкәрләр арасыннан җитештерү өлкәсендә эшләп, район үсешенә зур өлеш керткән “Монолит”, “Арск-Пласт”, “Металл”, “Центр кровли Арск”, “Круг” ширкәтләрен, Хәлиуллин, Минхәиров, Шакирҗанов, Сабиров кебек шәхси эшмә-кәрләрне билгеләп үтәсе килә. Халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалардан “Жилкомбытсервис”, “Водоканал-Сервис”, “Газстройгарант”, “Газ–сервис” эшчәнлекләре мак-тауга лаек.
Киләчәктә районның икътисадын ныгыту, халыкның тормыш хәлен яхшыртуның төп юлы — шәхси эшмәкәрлекне үстерү, без моны һәрвакыт истә тотарга һәм шул юнәлештә максатчан эш алып барырга тиеш.
ТӨЗЕЛЕШ
Төзелеш, һичшиксез, бөтен район тормышына җан өрүче, үз артыннан башка күп тармакларны әйдәп, күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итүче тармак.
2014 елда бу өлкәдә 1 млрд. 200 млн. сум капитал салынды. 953 млн. сумлык төзү–монтаж эшләре башкарылды. Пландагы 27 мең кв.м урынына 30,2 мең кв.м торак төзелеп тапшырылды.
Хисап елында районда социаль ипотека, авылда торак төзелеше һ.б. программалар буенча актив эш алып барылды. Агымдагы елда күбрәк игътибар тузган торактан күчерү программасына биреләчәк. Барысы 57 йорттан 189 гаиләне яңа фатирларга күчерү бурычы тора.
Күпфатирлы йортларны төзеклән-дерү дәвам итә. Программа эшли башлаганнан бирле 180 млн. сумга 74 йорт яңартылды, быел ел башыннан 8 йортта яңарту эшләре башланды, 16,8 млн. сумлык төзекләндерү эшләре башкарылачак.
Социаль объектлар төзү һәм төзекләндерүгә районда зур игътибар бирелә. 2014 елда 4 мәктәп төзекләндерелде, Арчаның көньяк өлешендә 260 урынлы балалар бакчасы, Боз сарае кыска вакытта төзелеп кулланышка тапшырылды. Айван һәм Наласа авылларында яңа фельдшер–акушерлык пунктлары, 6 яңа спорт мәйданчыгы куелды, “Чиста су” программасы буенча 10 млн. сумлык эш башкарылды.
Агымдагы елга төзелеш һәм төзекләндерү планнары тагын да киеренкерәк һәм бу тармак өчен җаваплы җитәкче–белгечләрдән, төзүчеләрдән көндәлек актив эшчәнлек таләп ителәчәк.
Бу, беренче чиратта, 27 мең кв. м күләмендә торак төзелешен тәэмин итү.
ЮЛЛАР
Безне иң борчыган мәсьәлә-ләрнең берсе — районда юлларның торышы. Бүген 127 авылның 45енә генә асфальт–бетон юл килә, 35 процентында юллар юк, авыл урамы юллары белән хәл тагы да катлаулырак. Әлбәттә, ел саен федераль һәм республика программалары буенча районда зур күләмдә юл төзү һәм ремонтлау эшләре башкарыла, ләкин бу да хәлне тамырдан үзгәртә алмый. Шуңа да бу өлкәдә без барлык мөмкинлекләрне дә нәтиҗәле файдаланырга тиешбез.
2015 елда республика программасы буенча Наласа, Иске Муй, Кече Төрнәле, Иске Ашыт авылларына керү юлларын төзү, Арча–Әтнә, Арча–Теләче юлларында ремонт эшләре планлаштырыла, моннан тыш муниципаль юл фонды хисабына 7 урамга асфальт җәю каралган, өстәмә рәвештә Арча шәһәрендә 9 урамга 15 миллионлык асфальт эшләнәчәк. Вак таш–ком катнашмасы җәеп, 10 миллионга 6 шәһәр урамы, тагын 10 млн. сумга 4 авыл урамы эшләнәчәк.
Хисап елында район халкына сыйфатлы хезмәт күрсәткән Арча ЗУЭСы, Арча РЭСы, АТП, почта оешмалары коллективларына рәхмәтемне җиткерәм.
КЕРЕМНӘР
2014 елда район бюджеты керемнәре 1 млрд. 25 млн. булды, бу узган елгы күрсәткечтән 7 процентка артык, шул исәптән үзебездә җыелган керемнәр 383 млн. ягъни барлык керемнәрнең 37 процентын тәшкил итте. Мөмкинлектән файдаланып, уртак казнага зур өлеш керткән һәм район халкының тормышын яхшыртуда зур роль уйнаган оешмалар: АСПК, “Тайд–Фойл”, “Арча” ширкәте, “Татавтодор”ның Арча филиалы, Арча РЭСы, “Трансгаз–Казан” филиалы, ЗУЭС һ.б. коллективларга, аларның җитәкчеләренә барлык депутатлар исеменнән рәхмәт белдерәм.
Бюджет чыгымнарының күпчелек өлеше мәгариф өлкәсенә туры килә — 64 процент, 11 проценты торак–коммуналь хуҗалыкка, 8 проценты мәдәнияткә һ.б.
Бу өлкәдә безнең төп бурыч — предприятиеләрнең нәтиҗәле эш-ләвен тәэмин итеп, үзебезнең керемнәрне арттыру, ел дәвамында өстәмә табыш алу һәм халыкның иң кирәкле ихтыяҗларын канәгатьләндерү.
Районыбызда 30 меңнән артык эш яшендәге кеше яши. Хисап елында эш урыннарын саклау, яңаларын булдыру, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә зур игътибар бирелде. Шуңа карамастан, кызганычка каршы, хисап елында эш урынында 2 үлем очрагы булды, 4 кеше авыр тән җәрәхәтләре алды. Кеше тормышыннан да кыйм-мәтле әйбер юк, җитәкчеләргә үз эшчәнлекләрен алып барганда бу турыда һәрдаим исләрендә тотарга кирәк!
Хисап елында районда “соры” хезмәт базарын киметү буенча эш алып барылды. Шуңа карамастан, әле дә рәсми хезмәт мөнәсәбәтләрен теркәмичә генә якынча 2000нән артык кеше эшли. Нәтиҗәдә, узган елда физик затлар кеременә салым буенча гына да 15 миллионнан артык суммада салым керми калды. Комиссияләр, хокук саклау органнары белән бергә бу юнәлештә эшне активлаштырачакбыз.
МӘГАРИФ
2014 хисап елында мәгариф тармагы үсешенә республика һәм ра-йон җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелде, аерым алганда, мәктәп һәм балалар бакчаларының матди–техник базасын ныгыту, белем бирү учреждениеләре челтәренең инфраструктура үсеше, укытуда яңа технологияләр куллануга юнәлтелгән мөһим чаралар тормышка ашырылды.
Узган ел педагогларның хезмәт хакы артты: укытучыларның уртача хезмәт хакы бүгенге көндә 24902 сум, ә мәктәпкәчә яшьтәге учреждение хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 22443 сумны тәшкил итә. Хезмәт өчен түләү фонды шактый артты, әмма белем бирү сыйфаты яхшыруы әлегә сизелми.
Бүгенге көндә мәгариф учреждениеләре эшчәнлегенең төп күрсәткече булып Бердәм дәүләт имтиханы тора. Узган уку елында математикадан уртача балл — 46,46, рус теленнән — 63,77 булды. Алдагы ел белән чагыштырганда күрсәткечләр математикадан 14,9 баллга, рус теленнән 7,58 баллга кимрәк. Химия һәм информатика фәннәреннән нәтиҗәләр республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак, ә рус теле, математика, биология, инглиз теле, Россия тарихы, җәмгыять белеме, физика, география, рус әдәбияты буенча Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре республика күрсәткечләреннән кимрәк булды. Нибары 2 укучы 100 балл алды. Аерым фәннәрдән 80 баллдан югарырак күрсәткечләргә 42 укучы иреште.
Шул ук вакытта бу юнәлештә эшне тагын да яхшырту сорала. Республиканың югары уку йортлары белән бәйләнешләр булдыру, укучыларны республика, Россия һәм халыкара олимпиадаларда, конференцияләрдә катнаштыру бурычлары куела. Бүгенге көндә мәгариф идарәсе белән Казан милли-тикшеренү технология университеты арасында хезмәттәшлек килешүе төзелде, университетта уздырылган чараларда районыбыз педагоглары һәм укучылары да актив катнаша.
Агымдагы уку елында укучыларны имтиханга әзерләү, тәрбия, укыту юнәлешендә эшне тагын да көчәйтергә кирәк. Балалар тәрбия-се районыбызда милли проект булырга тиеш. Уку сыйфатын күтәрү — район мәгариф идарәсенең беренче чираттагы һөнәри бурычы.
МЕДИЦИНА ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ
2014 елда халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өлкәсендә күп кенә эшләр башкарылды.
Табибларга керүнең талон системасы булдырылды, чиратларны киметү максатында электрон чират системасы камилләште, 2013 елдан алып бу хезмәттән 3 меңнән артык кеше файдаланды.
Авыруларны бушлай дару белән тәэмин итүгә җитди игътибар бирелде: барлыгы 34 миллион сумлык дару рецепты таратылды.
Аналар һәм балалар сәламәтлеген саклау юнәлешенә 21 миллион сум акча тотылды.
8900 кешегә диспансеризация уздырылды.
Авыруларга карата мөнәсәбәтне яхшырту, хастаханәнең матди–техник базасын ныгыту юнәлешендә дә эшлисе эшләребез бар.
2014 елда социаль яклау идарәсе аша районның 25072 кешесенә 157 миллионлык дәүләт социаль ярдәме күрсәтелде.
Ел дәвамында аз керемле, тормышта авыр хәлдә калган гаи-ләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча нәтиҗәле эшчәнлек алып барылды: барлыгы 452 кешегә 2 млн. сумга якын социаль ярдәм акчасы түләнде. 941 инвалид тернәк-ләндерү техник чаралары һәм җиһазлары белән тәэмин ителде. 444 кеше республика һәм Россия ял йортларында һәм тернәкләндерү үзәкләрендә сәламәтлекләрен ныгытты. 211 аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар ял йортларында һәм лагерьларда ял иттеләр.
2015 елда да социаль яклауга мохтаҗ кешеләргә тиешле ярдәм күрсәтү максаты куела. Елның төп вакыйгасы булган Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бүгенге көндә санаулы гына калып барган сугыш һәм тыл ветераннарына җитди игътибар һәм кадер–хөрмәт күрсәтү төп, көндәлек бурычыбыз булырга тиеш.
МӘДӘНИЯТ ҺӘМ СПОРТ
Районыбызның мәдәният тармагы 137 учреждениене берләштерә, аларда 429 кеше, шул исәптән 278 белгеч хезмәт куя.
“Авыл клубларын төзү” республика программасы кысаларында Пөшәңгәр авылында 10 миллион сумлык күпфункцияле үзәк сафка басты. 2015 елда шундый ук бина Иске Иябаш авылында файдалануга тапшырылачак.
Грант акчасына авыл җирлеге ярдәме белән Апаз мәдәният йортында 1 миллион сумга төзекләндерү эшләре башкарылды. 2015 елда капиталь ремонт эшләре Наласа авыл мәдәният йортында башланды.
Районыбызда спорт тармагын үстерүгә җитди игътибар бирелә. 2014 елда спорт корылмалары төзү, матди–техник базаны яңарту өчен 233,3 млн. сум акча сарыф ителде. Арча педагогика көллияте, Арчаның 2нче урта мәктәбе, “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә универсаль мәйданчыклар файдалануга тапшырылды. Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбендә мини–футбол мәйданчыгы, Арчаның 5нче гимназиясендә балалар мәйданчыгы төзелде.
Елның иң зур вакыйгасы — Боз сарае ачылу булды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Республикада беренчеләрдән булып районыбыз хезмәт коллективлары, укучыларыбыз, укытучыларыбыз ГТО нормалары тапшырды. Районыбызда спорт белән шөгыльләнер өчен барлык шартлар да тудырылган. Шуңа күрә безнең төп максат — халыкны спортка тагын да якынайту, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрнең санын арттыру юнәлешендә эшләү, барлык булган спорт корылмаларын нәтиҗәле файдалану, республика, Россия һәм халыкара ярышларда районыбыз спортчыларының күрсәткечләрен үстерү өчен уңайлы шартлар булдыру.
ХОКУК САКЛАУ
2014 елда район территориясендә барлыгы 202 җинаять теркәлде, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 19,8 процентка азрак.
Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр 22,5 процентка азрак. Тик талау, алдау һәм, кызганычка каршы, балалар арасында ясалучы җинаятьләр саны арту күзәтелә. 10 мең кешегә 38,8 җинаять туры килә. Авыл җирлекләре башлыкларына участок уполномоченныйлары белән берлектә хәлне үзгәртү буенча киләчәккә планнар төзергә кирәк.
2015 ЕЛ —БИК ҖАВАПЛЫ ЕЛ
Гомумән алганда, хисап елы ра-йон икътисадында һәм социаль өлкәдә уңышлы булды һәм ирешелгән үрләрне саклап калырга мөмкинлек бирде. Шуңа күрә мин барлык райондашларга, предприятие, оешма җитәкчеләренә узган елгы хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Кызганыч, бүген без финанс кризисы шартларында эшләргә мәҗбүр. Киләчәктә аның тагын да тирәнәюе мөмкин.
Бу безне, җирле хакимият органнарын, халык ихтыяҗларына тагын да игътибарлырак булырга этәрә. Без районның предприятие, оешма җитәкчеләре белән бергәләп кризисның тискәре йогынтысын киметү өчен нәтиҗәле юллар эзләргә бурычлы.
Тормыш алга бара, вәзгыять үзгәреп тора. Бүгенге көн чынбарлыгы бездән тиз һәм дөрес карарлар таләп итә. Шуны истә тотып, районда махсус штаб төзелде. Аның төп максаты — икътисад өлкәсендәге хәлне даими күзәтеп тору.
Күпләп кыскарту, эштән чыгару, хезмәт хакларын киметүгә һич тә юл куярга ярамый. Районда яшәгән һәркем өчен уңайлы тормыш шарт-лары, эшләү өчен мөмкинлек һәм лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итү — безнең бурычыбыз. Бүгенге көндә бюджетның керем өлеше кискен кимүгә, шуның белән бергә социаль өлкәдә дә киеренкелек тудыруга каршы чаралар күрергә кирәк.
2015 ел бик җаваплы һәм киеренке ел булачак. Бу башланып киткән кризиска гына бәйле түгел. Шундый катлаулы, икътисадый шартларда да безнең алда зур масштаблы чаралар үткәрү бурычы тора. Шуларның иң әһәмиятлесе — халкыбызның тарихи хәтерен саклау, милли үзаңын үстерү һәм яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү максатында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау. Юбилей чаралары иң югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш. Кадерле ветераннарыбыз бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәрвакыт игътибар үзәгендә булсын. Бу безнең Ватаныбыз һәм ветераннарыбыз алдында изге бурычыбыз.
2015 ел республикада Президент һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау белән дә үзенчәлекле. Сайлаулар анда катнашкан һәркем өчен җитди сынау. Ул бездән сәяси җаваплылык, актив гражданлык позициясе таләп итә.
Бу сайлаулар республикабызның, димәк, районыбызның да киләчәген билгели. Арчалылар һәрвакыттагы кебек әлеге сайлау-ларда да активлык күрсәтерләр дип ышанам.
2015 ел Президентыбыз тарафыннан Татарстанда Парклар һәм скверлар елы, дип игълан ителде. Шул уңайдан республикабызда аларның санын арттыру күздә тотыла. Бу безнең районга да кагыла. Тирә–ягыбызны төзекләндерү һәм яшелләндерү, кешеләрнең сәла-мәтлеген ныгыту өчен уңайлы мохит булдыру — быел хәл итәргә тиешле мәсьәләләрнең берсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International