Судьялар бүләген алдык

2015 елның 6 марты, җомга
Судьялар бүләген алдык
Казанда “Корстон” үзәгендә Татарстан Республикасы судьяларының Х конференциясе булды.
Анда республика судьялар советы оештырган конкурста жиңгән журналистлар да катнашты. Менә инде ике ел рәттән миңа да анда катнашу бәхете тәти. Бу юлы “Фемида–2014” конкурсында “Иң яхшы публикация” номинациясендә махсус приз белән бүләкләндем. Бүләкләрне, котлап һәм рәхмәт әйтеп, уңышлар теләп, Татарстанның Югары Суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев, республиканың судьялар советы рәисе Рамил Шәрифуллин тапшырды. Бу минем генә уңыш түгел, бу — коллективның да җиңүе. Хезмәт-тәшләрем дә, әледән–әле төрле конкурсларда катнашып, җиңү яулыйлар.
Конференциядә шуңа инанып кайттым: без, журналистлар, тормыштагы кара тапларны гына күрсәтергә түгел, ә бәлки халыкка законнарны, хокукларны күбрәк аңлатырга тиеш. Нәкъ менә караңгыда шәм яндырып, тирә–юньне яктырткан кебек.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International