Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Игелекле сезнең гадел хезмәт җимешегез
2015 елның 6 марты, җомга
Игелекле сезнең гадел хезмәт җимешегез
“Курса МТС”ын күп язалар, еш мактыйлар. Әйе, чөнки күрсәтерлек эшләре, мактауга лаек уңышлары, иң мөһиме, хуҗалыкларын үз итеп, бөтен күңелләрен биреп йөрүче кешеләре бар. “Әйдә, ярарга йөрү юк бездә, үзебезнең хуҗалык, димәк, үзебез өчен, дип эшлиләр. Элек эшче көчләргә кытлык кичерсәк, хәзер, киресенчә, безгә эш юкмы, дип үзләре мөрәҗәгать итә”, — ди зоотехник Рафил Абдуллин. Бүген хуҗалыкның таянычы булган мактаулы эшчеләрнең берничәсе турында язарга булдык.
Үзеңнеке үзәктә
Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, инженер–механик белгечлеге алып кайтканнан соң Вилдан Дияров хуҗалыкта механик булып эшли башлый.
— Берара агрономнар алышына башлады. “Болай булмый, агроном үзебезнең авылдан кирәк. Эшләп карамыйсыңмы соң”,— дип мөрәҗәгать итте миңа хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. Ризалаштым. Курсларда укып кайттым да тәвәккәлләп эшли башладым. Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсеннән Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов бик булышты, орлыкчылык буенча Рүзәл Мортазин, ашламалар белән эш итүдә Шәүкәт Баһаветдинов, гербицидлар белән эшләүдә Әхмәт Хәкимҗанов ярдәм күрсәтте. Аларга бик рәхмәтлемен. Аннан ел да курсларда белемемне күтәрдем. Семинарларның файдасы зур. Китаплар укыйм. Хәзер бик күп әйберне беләм, — ди Вилдан.
“Курса МТС”ы элек тә игенчелек буенча алдынгылар рәтендә барды. Узган ел да бу югарылыктан төшмәде, югары уңыш алуга иреште.
— Ашламаларны алдан кайтарып куябыз, — ди агроном. — Бүгенге көндә 800 тонна аммиак суы, 400 тонна аммиак селитрасы, 80 тонна катлаулы ашлама бар. Орлыклар әзер. Хәзерге вакытта хәтта ике елга җитәрлек орлыгыбыз бар. Ел да сортларны яңарту өстендә эшлибез. Печән орлыгын да үзебезгә җитәрлек итеп әзерләдек.
Хезмәте турында әнә шулай яратып сөйли. Барлы–юклы буш вакытында да тик тормый икән өч бала атасы Вилдан. Агач эшен ярата, тәрәзәләр, ишекләр ясый, умарта тота.
Алтын көшелләр арасында
Фәнзия Сабирҗанова белән амбарда очраштык. Склад мөдире ул. Амбар мөдире дә. Берүзенә сигез склад.
— Бик җаваплы хезмәт. Алтын бәясенә тиң ашлык, чәчү орлыгының сакланышы өчен җавап бирәсе. Шушы сигез складны карап, тикшереп торырга, кимендә атнага бер–ике тапкыр барлап чыгарга кирәк. Су үтмәгәнме, кар кермәгәнме, юешләнмәгәнме... Югыйсә, бозылырга да күп сорамый, — ди Фәнзия ханым. — Урып–җыю чорында ашлыкны кабул итеп алам, көздән тиешле таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәгә китереп саклауга салу өчен дә мин җавап бирәм.
Ярдәмчеләре дә бар. Пенсия яшендә булсалар да Сәрия Зәйнетдинова, Кадрия Гайнетдинова, Фәния Гыйльметдинова эшләп йөриләр әле. “Өйдә тик ятканчы, көчебез барында файдабыз тисен. Аннан акчасы да артмый”, — диләр. Алар бар да хезмәттә чарланган. Фәния башта дуңгызлар караган, иң җаваплы чорда үлчәүдә торган. Кадрия 20 ел сәүдә системасында хезмәт иткән, аннан хуҗалык ашханәсендә эшләгән, ферма мөдире булган. “Бер кызым бар. Арчада эшли. Бер-үзем өйдә тик ятканчы, кеше арасында булуың яхшырак, дип эшкә чыктым”, — ди Кадрия. Сәрия дә 18 ел кибетче булган, аннан бозаулар караган. Дүрт бала анасы. Бар да гаиләле. “Яшьләрнең тузанлы эшкә бик киләселәре килми. Ә бу ханымнар бернинди хезмәттән дә, авырлыктан да курыкмый”, — ди Фәнзия Сабирҗанова.
Парлап хезмәт итү җиңелрәк
41 ел терлекчелектә эшли Марс Хәйруллин. Сыер да сава, ат та җигә, тирес тә чыгара, көтү дә көтә. Соңгы 21 елын Урта Курса фермасын җитәкли.
— Коллективыбызда өлкәннәр дә, яшьләр дә бар. Ярдәмләшеп, тәҗрибәләрен уртаклашып, бер–берсе белән дус, тату эшлиләр, — ди Марс. — Урта Курса фермасының хуҗалыкта алда баруы минем өчен дә горурлык. 9 сыер савучыбыз бар. Барысы да тырыш, уңган. Бүгенге көндә бер сыерга 16 литр сөт савабыз, 750–800 грамм артым алабыз.
Марс Хәйруллинның тормыш иптәше Әлфинур ханым да 38 ел фермада. Заманында алдынгы сыер савучы булган, хәтта ТАССРның Югары Советы депутаты (1985 ел) итеп сайланган. 10 ел инде ясалма орлыкландыручы хезмәтен башкара.
— Эшләгән, иренмәгән кешегә авылда тормыш яхшы, — ди Әлфинур ханым. — Терлеген асрарга була. 6 баш сыерыбыз, 2 атыбыз, бозаулар бар. Йорт–җиребез җитеш. Тырышырга гына кирәк.
Әлфинур һәм Марс Хәйруллиннар 36 ел бергә тату гомер итә. Өч балалары да гаиләле, 6 оныклары бар. Өйдә дә, эштә дә бергә алар. “Парлап хезмәт итү җиңелрәк”, — диләр.
Җырда макталырга сез хаклы...
Урта Курса фермасын беренче урынга чыгарган савымчы кызлар белән эш башланганчы очрашып сөйләшергә өлгердек. Эштә уңган саналсалар да, сүзгә бик саран булып чыктылар, сорауларга оялып, уңайсызланып кына җавап бирделәр.
25 еллык хезмәт стажы булган Гөлнара Шәфигуллина хуҗалык буенча беренче урында бара. 2013 елдагы хезмәттәге җиңүен узган ел да кабатлаган. Быел да бирешергә исәбе юк. Хәзерге вакытта ул бер сыердан 19,1 килограмм сөт савып ала.
— Уңышка ирешәсең килә икән, күп ял итмәскә кирәк. Айга бер көн җитә, — ди Гөлнара. — Чөнки үз терлегең үзеңә ияләшкән була. Чит кулны ул ятсына, шуңа сөтен дә киметә. Аннан хезмәтеңне яратып башкару сорала. Эшләгәнең үзең өчен. Хезмәт хакы да күрсәткечтән чыгып исәпләнә. 20 мең сумнан артыграк хезмәт хакы алам мин. 3 сыер, ат, бозаулар асрыйбыз. Мөмкинлекләр бар. Алары да керем чыганагы.
Ә Лилия Габидуллина 2002 елдан фермада. 4 бала үстерә. Игезәкләренә 2 генә яшь икән. Бер яшь тә бер ай булу белән эшкә чыккан.
— Балаларны кайнанам карый, — ди ул. — Дүртесен дә ул үстерешә. Бик дус, тату яшибез.
Әйе, Галиябану апа үзе дә ра-йонның алдынгы сыер савучысы иде. Килене хезмәтенең нинди авыр булуын яхшы аңлый. Өйдә дә абзар тулы терлек, эштән кайткач, аларны да карарга кирәк бит әле.
— Ирле–хатынлы хуҗалыкта эшләгән өчен аларга яшьләр программасы буенча бушка йорт салып бирелде. Анда чыкканнарына өч ел була, — дип сүзгә кушыла Рафил Абдуллин.
Гөлнар Бакирова да тәҗрибәле, хөрмәтле савымчы. Гөлүсә Мөхәммәдиева исә бозаулар карый, артым өчен көрәшә. Резеда Сабирова биредә әле яңа кеше, яшь килен, әмма Комыргуҗадан килгән алдынгы савымчының монда да сынатырга исәбе юк. Бердәм, дус коллектив хезмәттә дә уңышлар яулый.
«ВАТАН» АГРОФИРМАСЫ
Хәзер фермада эшләве җиңел
Пөшәңгәр фермасы танылган савымчылары, терлекчеләре белән үзләрендә генә түгел, районда да таныш. Аларның һәрберсе мактауга һәм олы хөрмәткә лаек. 25 ел терлекчелектә эшләүче Наилә Сәлахетдинова еллык күрсәткеч буенча иң күп сөт савучыларның берсе. Гөлира Сәлахова 18 яшеннән (1980 елдан) бирле сыерлар сава. “Шушы авылга кияүгә чыктым да фермага килдем”, — ди ул. Альмира Сәйфуллинаның да хезмәт стажы күп елга җыела.
— Мин дә алардан калышмыйм, — дип елмая Алсу Фазуллина. — Бирегә килгәнгә 22 ел булган инде. Ирем Фәнил фермада төзекләндерүче. Өч улыбыз бар. Алар да ел саен җәен көтүгә чыга.
— Хәзер эш бик күпкә җиңел. Азыкны безнең өчен “Делаваль” азык кертү агрегаты тарата. Хезмәт хаклары да яхшы. 15 мең сумнан ким алмыйбыз, — диләр савымчы кызлар. — Шәхси хуҗалыкта терлек асрау өчен дә мөмкинлекләр бар. Теләк кенә кирәк. Фуражын, саламын, печәнен биреп торалар. Эш кенә бетмәсен, дибез.
Савымчылар кайтып киткән арада көндез аларны Гөлфия Хәбибуллина белән Гүзәл Галәветдинова алыштыра.
— Бозаулату бүлегендә эш-ләүче тәҗрибәле савымчылар Гөлсинә Чумакова, Зөлфия Хәкимова, Халидә Сәгыйтьҗанова, алардан үрнәк алып, калышырга теләмичә эшләүче Рәмзия Әхмәдиева турында да мактау сүзләре генә әйтәсе килә, — ди зоотехник Рөстәм Хәбибуллин. — Коллектив яшәрә. Кадрия Зарипова, Илзирә Әхмәдуллина, Эльвира Фазуллина кебек яшь савымчыларыбыз бар. Алар әлегә декрет ялында.
— Сөт бозаулары караучы Ясминә Әһлиуллина, Рәзилә Галәветдинова, буаз таналар тәрбияләүче Гөлзифа Мәгъ-сүмова, каплату яшендәге таналар караучы Дания Рәхимова турында да мактап телгә алырга онытмаска кирәк, — дип өстәде ферма мөдире Закирҗан Хөснетдинов. —Коллективыбыз бик дус, тату. Шуңа эшләре дә уңышлы бара.
Ризыклары тәмле, телең йотарсың
Бик кунакчыл халык яши Апазда. Килгән кунакны биредә сыйламый җибәрмиләр. Ә ашханәдә ризыкны аш–су осталары Мөршидә Һадиева, Розалия Гарипова, Рәмзилә Әхмәтова, Фирдилә Бәширова әзерли. Мөршидә 1982 елдан бирле хуҗалык ашханәсендә эшли. Розалиянең дә хезмәт стажы 15 елга җыела.
— Рәмзилә белән Фирдилә дә бездән калышмый, ашханәгә кергәннәренә 10 елдан артып китте, — ди Розалия ханым. — Барысы да махсус белемле пешекчеләр. Язгы чәчүдә, урак өстендә, көзге кыр эшләре вакытында 3 бригада хезмәтчәннәрен тукландырабыз.
Хезмәт сөючәнлеге белән аерыла
— Безнең Апаз халкы тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора, —дип сүз башлады килү максатыбызны әйтү белән Апаз фермасы мөдире Вахит Миннибаев. — Бу сүзләр терлекчеләребезгә дә кагыла. Берсен дә аерып әйтәсе килми, аларның һәрберсе үз эшенең остасы. Фирдилә Закирова яшьтән фермада. Иң тырышы, иң яше, бар эшне башлап йөри торганы, дисәм, ялгышмам. Юкка гына алдынгылар слетына аны сайлап алып җибәрмәделәр инде. Бозаулату бүлегеннән Фәвия Лотфуллина, яшь бозаулар караучылар Илфира Сафиуллина, Сиринә Миннебаева да мактауга лаек.
Гомумән алганда, коллективыбыз карт түгел, урта яшьтә. Кызлар бер–берсе белән киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшли. Аларның барысына да исәнлек–саулык, эшләрендә, тормышларында уңышлар, бәхет телим.
Бердәм булып эшлиләр
“Ватан” хуҗалыгының кайсы гына фермасына барма, тәҗрибәле, тырыш, уңган хезмәт алдынгыларына тап буласың. Хәсәншәех фермасы да искәрмә түгел.
— Коллективыбыз бик дус безнең, — диләр савымчылар. — Тату эшлибез. Бер–беребезгә булышып торабыз. Бервакытта да кемнедер калдырып кайтып китмибез. Шуңа күрсәткечләребез дә начар түгел.
Әминә Вәлиеваның фермада эшли башлавына 40 елга якын. Күптән инде лаеклы ялда булса да, коллективыннан аерыла алмый. Ике фермага 4 савымчы булса, Рания Ганиева аларны ял иттерә.
Дилә 30 елга якын фермада эшли. Шуның 24 елын “Ватан” хуҗалыгында. Башта сыерлар сауган, хәзер бозаулату бүлегендә. Ә менә Рәмзия әле яңа гына килгән. Әтисе Наил Хөснетдинов башта терлекче хәзер сыер саудыру операторы. Әнисе Фирүзә — савымчы. Гаиләдә биш бала. Иң олысы Рәмзия. Кечкенәдән әнисенә булышып үскән кыз, фермада бик тиз үз кешегә әверелгән.
Авылда да тормыш яхшы
Мирҗәм фермасы элек–электән дуңгызчылык белән дан казанып килде. Бу тармак беткәннән соң, эш урыннарын саклау максатыннан, аны яхшылап төзекләндереп, бозаулар өчен яраклаштырганнар. Хәзер менә бу өлкәдә дә сер бирми мирҗәмлеләр. Рузия Хамурзина быел алдынгылар слетында сәхнәгә күтәрелеп, бүләк алган.
— 25 ел эшлим инде мин фермада, — ди Рузия. — Башта дуңгызлар карадым, хәзер ирем Габделхак белән бергә яшь бозаулар тәрбиялибез. Тукландыру, чистарту, тирес чыгару — барысы да икебез өстендә. Акчасы да начар чыкмый. Узган ай икебезгә 30 мең сум хезмәт хакы алдык. Өстәвенә терлек асрыйбыз. Анысы да гаиләгә өстәмә керем.
— Светлана һәм Кәрим Мөбарәкшиннар, Идалия Каюмова белән Гөлназ Шәйхиева, Газинур Каюмов та бик тырышлар. Менә шушы аз гына кеше 360 баш терлек карый, — ди ферма мөдире Ләйсән Шакирова.
— Азыклар югары сыйфатлы, лаборатор тикшерелгән. Бозау-лар алдыннан витаминлы үлән, югары сыйфатлы печән өзелми. Солысын, катнаш азыгын, тозын, бурын рацион буенча бирәбез. Ферма торагы заманча җиһазландырылган, белгечләр өчен аерым эш бүлмәләре бар, уңайлыклар тудырылган, — ди яшь белгеч буларак зоотехник Рөстәм Хәбибуллин.
“Хатын–кызларыбызны, шулай ук районның барлык гүзәл затларын 8 Март — Халыкара хатын–кызлар көне белән тәбрик итәбез. Аларга иң–иң изге теләкләребезне генә юллыйбыз. Сау–сәламәт булыгыз, гаиләләрегездә тынычлык хөкем сөрсен, бусагагыздан кайгы җиле кермәсен, балаларыгызның игелеген күреп, сөеп, сөелеп, гаиләгездә сөйкемле хатын, назлы әни булып, коллективта олы хөрмәт казанып яшәгез”, — диләр “Ватан” хуҗалыгы ир–егетләре.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз