“Йөрәк аша узды сугыш”

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
6 март көнне Кышкар авыл клубында клуб, китапханә һәм башлангыч мәктәп белән берлектә “Йөрәк аша узды сугыш” дип исемләнгән, Бөек Җиңү язын якынайтуда үзләренең фидакарь хезмәтләрен һәм гомерләрен кызганмый, ач-ялангач килеш тылда батырлык күрсәткән ветераннарга “1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды.
Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләп, сәламәтлек, озын, бәрәкәтле гомер, шатлык – куанычлар һәм аяз, тыныч күк йөзе теләде.
Авыр чорны үз башларыннан кичергән тыл ветераннары сугыш елларын күз яшьләре белән искә алдылар, үзләренең гомер буе оныта алмаган истәлекләре, хатирәләре белән уртаклаштылар.
Тантанага Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның ерак туганы Нурия апа Ризванова да чакырылган иде. Ул Гани Сафиуллин турында күп кенә истәлекләр сөйләде. Аның “Җиңү юллары буйлап” һәм “Елгалар, таулар кичеп” исемле китаплары белән таныштырды. Г. Сафиуллинның бу китаплары Ватаныбыз тормышындагы иң җитди сынау елларында аның кул астында булган полк, дивизия һәм корпус сугышчыларының – фашист баскыннарны тар-мар итеп, илнең азатлыгын саклап калу теләге белән янган төрле милләт егетләре һәм кызларының тиңдәшсез батырлыгы турында.
Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
Килә алмый калган ветераннарга медаль тапшыру аларның өйләренә барып оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International