“Депутат булу җиңелме?”

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Күңелләргә тирән эз салып, киләчәккә якты өметләр уята торган хатирәләрнең берсе - Казан шәһәренең Дәүләт Советына сәяхәттер мөгаен. Без, тарих укытучысы Фәридә Илдус кызы һәм бер төркем укучылар Дәүләт Советында язучы, дәүләт эшлеклесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев белән очрашуда булдык. Моңарчы егерме еллык тарихы булган бу мәһабәт бинаны без, телевизор экраннарыннан гына күреп сокланган булсак, бу очрашуда аның һәр бүлмәсенә кереп, искиткеч бай тарихы, кызыклы экспонатлары белән танышу бәхетенә ирештек. Экскурсовод Мария Михайлованы тын да алмый тыңладык. Сорауларына җавап бирдек. Хәтта депутат кәнәфиләренә утырып үзебезне борчыган сорауларга җавап алу бәхетенә дә ирештек.
Тагын да әһәмиятлесе Татарстанның халык язучысы, Дәүләт советы депутаты Разил аганың үзе белән күзгә – күз очрашып сөйләшү, кызыклы әңгәмәдә катнашу иде. Гаҗәеп тыйнак, белемле Разил Исмәгыйль улы үткән тормыш юлы, сәяси эшчәнлеге турында һәркемнең йөрәгенә барып ирешердәй итеп аңлата белүе,эчкерсез, җылы мөгаләмәсе, гаять зур тәҗрибәсе белән шаккатырды.
Әлеге истәлекле чарадан без үзебезгә зур игътибар,тарихи мәгълумат, ә китапханәбезгә, мәктәбебезгә бүләк китаплар белән кайтып киттек. Үз чиратыбызда, җылы сүзләребезне, изге теләкләребезне, күчтәнәчләребезне бүләк иттек.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International