Аларга эшсезлек янамый

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Аларга эшсезлек янамый
Арча районының югары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары республикада авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче югары уку йортлары, министрлык вәкилләре һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев белән очрашты. Киләчәкләрен әлеге өлкә белән бәйләргә теләүчеләргә кызыклы тәкъдимнәр, файдалы мәгълүмат күп булды бу көнне.
Авыл хуҗалыгы гел телдән төшми сөйләнелә торган проблемалы тармак. Районның мәшгульлек үзәгендәге мәгълүматларга килгәндә, авыл хуҗалыгы тармагына 40лап белгеч һәм хезмәтчән кирәк. Болар арасында терлекче дә, тракторчы да, агроном, зоотехник кебек белгечләр дә бар. “Тик эш сорап килүчеләрнең авыл хуҗалыгы тармагына китәселәре килми”, — диләр биредә. Хезмәт хакы вакытында түләнеп, хезмәте тиешенчә бәяләнгән хуҗалыкларның белгеч-кадрлары да тырыш. Узган ел безнең районнан берничә белгеч Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының грантына ия булды.
Быел районда 11 сыйныфны 240 бала тәмамлый. Аларның ничәсе авыл хуҗалыгы өлкәсен сайлар икән? Элек рәхәт иде, колхоз стипендиаты булып укыйсың да, укып бетерүеңә эш урының әзер. Узган елның сентябреннән шундый ысул тагын гамәлгә кергән. Бу хакта очрашу вакытында Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы вәкиле җиткерде.
— Әлеге юл белән Арча районыннан ике генә студент белем ала, — ди ул. — Студент аена 10 мең сум стипендия алып укый (аның яртысын ширкәткә хөкүмәт субсидия итеп кайтара) һәм, укуын тәмамлап кайткач, шушы хуҗалыкта өч ел мәҗбүри эшләргә тиеш була. Бу программага һәр айдан кереп китәргә мөмкин, әгәр укуын тәмамлап кайткач студент килешү буенча өч елын эшләми икән, үзенә тотылган акчаларны кире кайтарырга тиеш. Тагын бер мөһим ягы бар — стипендия алып укучылар автомат рәвештә торак белән тәэмин ителә — аңа хуҗалыкта йорт төзелә. Әлеге төр чаралар бары авыл хуҗалыгы белгечлеге алучыларга гына кагыла. Бу тармак буенча белем алучылар бервакытта да эшсез калмаячак. Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы яшьләрне авыл хуҗалыгына кайтару өчен өч юнәлештә эшли: укыганда студентка әйбәт шартлар тудыру; хуҗалыкка кайтып эшли башлагач ярдәм күрсәтү (югары уку йортын тәмамлап кайтып эшли башлаучыга 100 мең, техникум, көллият тәмамлаучыга 50 мең сум һәм ике очракта да бер ел буе хезмәт хакына 5 мең сум күләмендә өстәмә түләү каралган). Шулай ук авыл хуҗалыгы тармагында үз эшен ачарга теләүче яшьләр дә читтә калмый. Андыйларга хөкүмәт 1 млн. 500 мең сум субсидия бирә.
Аграр университет ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов якташлары белән очрашырга үзе кайткан. Ул, университетның өстенлекле яклары турында сөйләп, укучыларны үзләренә белем алырга чакырды. Аграр университетны үзвакытында Татарстанның ике президенты тәмамлаган. Күп кенә министрлар һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев та аграр университетның элеккеге шәкертләре.
Әлбәттә, ветеринария медицинасы академиясе дә төшеп калганнардан түгел, аның чыгарылышлары арасында да министрлар, депутатлар шактый. Биредә авыл хуҗалыгы белгечләрен алты факультетта әзерлиләр. Уртача БДИ баллары 140-150 арасында. Аграр университетка килгәндә, анда авыл кешесенең финанс мөмкинлекләрен исәпкә алып, студентларны бюджет урыннарга кабул итү ягында. Катлаулы авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән кешегә башка өлкәләрдә эшләве дә җиңел булачак. Авыл хуҗалыгы тармагы буенча белгечләр әзерләүче уку йортлары камил белгечләр әзерләүгә омтыла. Республикада әлеге тармак буенча ике югары уку йортында, 20 техникум һәм көллияттә белем алырга мөмкин.
“Республиканың хезмәт сөючән халкы күбрәк авылдан чыккан. Ләкин бүген районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшьләр 8 процент кына. Киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләп укырга керүчеләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Бары тырышып укыгыз. Сез авылны яратканда гына без, җитәкчеләр, сезгә ярдәм итә алабыз һәм бергәләп эшләгәндә генә авыл хуҗалыгын алга җибәреп булачак”, — дип йомгаклады очрашуны район башкарма комитеты җитәкчесе.
Хөкүмәт авылларга әкренләп йөз белән борыла башлагач, уңай якка үзгәреш булмый калмас дип өметләнәбез. Кайтсын иде авылларның элеккегедәй гөрләп яшәп яткан чаклары...
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International