Ярминкәдә арзанрак

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Ярминкәдә арзанрак
Азык-төлек базарындагы хәлне исәпкә алып, быел ярминкәләр кыш айларында да туктап тормады. Казандагылары белән беррәттән Арчада да бәйрәм саен үтеп торды алар.
Язның беренче бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Арчада 7 мартта үткәрелгәне дә бик яхшы оешкан иде.
Хәер, “Курса МТС” үткәргәнен исәпкә алсак,башкача булуы мөмкин дә түгел. Азык-төлек товарлары да, мал асраучыларга терлек азыгы да мулдан иде. Бәяләр дә кибеттәгеләрдән шактый аерыла. Халык рәхәтләнеп кирәк товарын сайлады, җыр-моң тыңлап хозурланды, кайнар чәй-коймак белән сыйланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International