“Ксенон” ункөнлеге үткәрелә

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
“Ксенон” ункөнлеге үткәрелә
Соңгы вакытта машиналарның алгы фараларына ксенон яктырткычлар кую очраклары ешайды.
Ә алар каршыга килүче транспорт белән идарә итүчеләрнең, шулай ук җәяүлеләрнең дә күзләрен чагылдыра. Нәтиҗәдә, юл-транспорт һәлакәтенә китерүе бар. Законсыз шундый яктырткычлар урнаштыручыларны ачыклау максатыннан, 5-14 мартта “Ксенон” ункөнлеге игълан ителә. Тоткарланучылар Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.4 маддәсе 1нче бүлеге һәм 12.5 маддәсе 3нче бүлеге нигезендә җавапка тартыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International