Вакытлы матбугатка яздыру

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Эш вакытында почта бүлекчәсенә барып, газета-журналларга язылу күпләргә кыенлык тудыра. Шуңа, бу эшне җайлаштыру максатыннан, оешмаларга барып, вакытлы матбугатка яздыруны оештырырга тәкъдим итәбез. Арча үзәк хастаханәсе, район эчке эшләр бүлеге, халыкны социаль яклау бүлеге, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе, район ветераннар советы, “Тепло-Сервис”, “Жилкомбытсервис” ширкәтләре, Арча ЗУЭСы, мәшгульлек үзәге мондый мөмкинлекне файдаланды инде. Моның өчен редакциягә 3–10–58, почта бүлекчәсенә 3–13–39 номерларына шалтыратып әйтү җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International