II Халыкара бәйге-фестивале булды

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә баянда һәм аккордеонда яшь башкаручыларның II Халыкара бәйге-фестивале булды. Анда Арча сәнгать мәктәбе яшь башкаручылары да катнашты. Баян номинациясендә Рүзәл Нигъмәтҗанов (укытучысы Нәзир Фәхретдинов) өченче дәрәҗә дипломант исемен алды. Ранил Хисамиевка (Гүзәл Мөхәммәдиева) катнашкан өчен диплом тапшырылды. Шушы бәйге кысаларында укытучылар музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә балаларны баянда һәм аккордеонда уйнарга өйрәтү технологиясе буенча кыска вакытлы курслар да үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International