Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бергәләп көрәшкәндә генә җиңәрбез
2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Бергәләп көрәшкәндә генә җиңәрбез
Белгечләр илебез икътисады үсешен тоткарлаучы төп сәбәпләрнең берсе буларак коррупция, ришвәтчелекне атый. Бүгенге шартларда аның белән көрәш аеруча зур яңгыраш ала. Шушы уңайдан без райондагы хәлгә ачыклык кертү өчен район башкарма комитеты җитәкчесе, районның коррупциягә каршы тору комиссиясе рәисе Илшат НУРИЕВКА мөрәҗәгать иттек.
— Илшат Габделфәртович, билгеле булганча, проблеманы хәл итү аны барлыкка китерүче сәбәпләрне юкка чыгарудан башланырга тиеш. Бу җәһәттән нинди чаралар күрелә?
— Дөрестән дә, коррупция, ришвәтчелек белән нәтиҗәле көрәшү өчен аларны тудырган шартларны ачыкларга, сәбәпләрен бетерергә кирәк. Шуны күздә тотып, 2011 елдан районда коррупциягә каршы тору комиссиясе эшләп килә. Комиссиянең эшен җанландырырга кирәк, дип саныйм. Район тормышына кагылган барлык муниципаль актлар да гражданнар игътибарына җиткерелергә тиеш. Муниципаль һәм дәүләт хакимияте органнарының вазифаи затлары үз карарлары өчен халык алдында җаваплылык тоярга бурычлы.
Шушы уңайдан агымдагы елда комиссия утырышларында мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә, шул исәптән өстәмә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту, медицина хезмәте күрсәтү, торак–коммуналь хезмәтләрнең үзвакытында һәм сыйфатлы булуы мәсьәләләре каралачак.
Мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендә коррупциягә каршы нәтиҗәле чаралар күрү, шул исәптән муниципаль мәгариф учреждениеләрендә бюджет һәм башка чыгымнарның максатчан кулланылуын тикшерү өчен комиссиядә финанс–бюджет палатасы, контроль–хисап палатасы рәисләре, муниципаль учреждение җитәкчеләре, халыкка сыйфатлы адми- нистратив хезмәт күрсәтү белән бәйле башкарма комитетның вазифаи затлары чыгышларын тыңлау планлаштырыла.
Комиссия утырышлары көн тәртибенә “Арча Арена” Боз сарае һәм “Арча” спорткомплексында билетлар сатуны тикшерү, муниципаль һәм дәүләт ихтыяҗлары өчен товарлар сатып–алуда, хезмәт күрсәтүдә, эшләр башкаруда ачыклыкны тәэмин итү, балалар бакчаларына азык–төлек товарлары алу тәртибен, торак һәм сәүдә объектлары төзү өчен җир участоклары биргәндә җир турындагы законнарның үтәлүен тикшерү мәсьәләләрен кертүне планлаштырабыз.
Комиссия эшен тагын да яхшырту, эш барышын даими халыкка җиткереп бару өчен утырышларга Иҗтимагый совет, ветераннар һәм профсоюз оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен дә активрак җәлеп итәргә кирәк.
Кайвакыт районда тиешле шартлар тудырылмау халыкны килеп туган проблемаларны законнарны әйләнеп үтү юлы белән чишүгә этәрә. Мәсәлән, Арча үзәк хастаханәсендә судмедэксперт штаты булмау район халкы өчен төрле проблемалар тудыра. Болай да тормыш фаҗигасенә тап булган кешеләрнең, суд–медицина документлары артыннан зур чыгымнар түгеп, күрше районнарга йөрүен һич тә аклап булмый. Без бу проблеманы хәл итү юлларын эзлибез. Район хастаханәсе базасында 2015 елда махсус модульле бүлек булдыруны республика программасына кертү буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән эш башладык.
Муниципаль хезмәткәрләргә 2014 ел өчен керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат тапшыру вакыты якынлаша. Узган елгы мәгълүматларны анализлаганнан соң райондагы кайбер җитәкчеләрнең мәгълү-матларны дөрес һәм тулы итеп тутырмавы ачыкланды. Мондый хокук бозуларны кисәтү максатында коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышында мәгълүмат тапшыру вакыты җиткәнче салым органнары, банклар, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте идарәсенең Арча бүлеге, район прокуратурасы вәкилләрен чакырып, укулар оештыру турында карар кабул ителде.
Районда хәл ителәсе мәсьәләләр әле бик күп. Шуңа күрә мин райондашларымның да активрак булуын сорар идем. Комиссиянең эшчәнлеген тагын да җанландыру өчен халыктан кергән мәгълүматны, шикаятьләрне кабул итүне дә җайга салырга кирәк. Хәзерге вакытта комиссиянең “кайнар” телефон номеры (3–13–23) район сайтында һәм район газетасында бирелеп барыла. Моннан тыш, район башкарма комитеты һәм җирле үзида-рә органнарында “ышаныч тартмалары” да куелган. Һәркем районда коррупция яки ришвәт алу фактлары турында безгә хәбәр итә ала. Җәмгыятебез үсешен тоткарлап килүче бу чирдән бергәләп көрәшкәндә генә котылып булуын һәрберебез аңласын иде.
Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз