Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
8 март яз сулышы алып килә
2015 елның 11 марты, чәршәмбе
8 март яз сулышы алып килә
Арча сәнгать мәктәбендә 8 март уңаеннан хатын–кызларга багышланган бәйрәм булды. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты. Илшат Габделфәртович хатын–кызларны бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, тигезлек, гаилә һәм балалар бәхете теләде.
Сәхнәгә бер–бер артлы күп балалы гаиләләр чыкты. Илшат Нуриев Казанбаштан Фәрия Алмиева, Арчадан Венера Гапдерәхимова, Югары Пошалымнан Фәния Зиатдинова, Шурабаштан Галина Уразаевага “Ана даны” медале тапшырды. Әлеге гаиләләрнең һәрберсендә 5әр бала. Балалар бәхете белән яшәргә насыйп булсын аларга.
Күптән түгел Лаеш районында үткән “Ел хатын–кызы. Ел ир–аты: хатын–кыз карашыннан” дигән республиканың зона конкурсында җиңгән Арча педагогика көллиятенең музыка укытучысы Флера Шакирова, Арча 1нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Диләрә Гапделбәрова сәхнәгә рәхим итте. Илшат Нуриев аларга Рәхмәт хаты тапшырды. Флера Мәсхутовна һәм Диләрә Мәгъсумовна залда утырган хатын–кызларыбыз алдында бик матур итеп чыгыш ясадылар. Флера ханымның әнисе Рая апа Фәтхуллина сугышта һәлак булган әтиләрен сагынып гомер кичергән ятимнәр исеменнән мөнәҗәт укыды: “Язлар ераклашкан саен сагынулар арта...” Үзенең дә әтисе сугыш корбаны булган аның. Өч кыз туганның (Флера, Гөлүсә, Альфира) җырлавы менә дигән бүләк булды! Улы Салават кына катнаша алмады. Ул Мәскәүдә тарих буенча олимпиадада икән.
Диләрә Гапделбәрованың иптәше Рөстәм (көрәшче), улы Инсаф (шулай ук көрәшче) һәм кечкенә улы Ранель белән акробат номерларын күрсәтүен тамашачы кайнар алкышларга күмде.
Республика Хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов хатын–кызларны бәйрәм белән котлады, хәрби частьтан килгән Рәхмәт хатларын Шурадан Фәрдия Абдуллина (улы Айдар) һәм Гөлсинә Саттаровага (улы Илшат) тапшырды.
“Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең газета–журналларына күпләп язылган әбүнәчеләр Кышкардан Гөлфия Фазылҗанова, Арчадан Ләйсән Вәлиева, Мөндештән Илмира Гыйбадуллина, Түбән Атыдан Зөлфия Хәмидуллина, Яңа Кенәрдән Гөлнур Сәфәргалиева, Субаш Атыдан Гөлгенә Вафина, Яңа Кырлайдан Миләүшә Зариповага рәхмәт әйтеп, бәйрәм белән котлап, бүләкләр (канцтоварлар һәм китаплар) тапшырды.
— 2015 елның беренче яртыеллыгы өчен “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте “iPad за подписку” конкурсына йомгак ясады, — дип сөйләде Исрафил Рәхмәтуллович. — Төп призны (iPad) Актаныш районы Иске Байсар авылыннан Ринат Ямиев алды. Ул 5449,58 сумлык “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең газета–журналларына язылган. Өч әбүнәче кыйммәтле фотоаппаратлар белән бүләкләнде. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенә квитанция-ләрен җибәргән 50 актив әбүнәчегә кызыксындыру призлары тапшырылды.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең газета–журналларына язылу буенча бәйгеләр киләчәктә дә узачак. Барыгызны да актив катнашырга чакырабыз (тулырак www.tatmedia.ru сайтында).
— Барысы 2500 сумлык газета–журналга язылдык, — дип сөйли Субаш Атыдан Гөлгенә Вафина. — “Арча хәбәрләре”, “Сабантуй” һ.б. Яңалыкларның өйгә килеп торуы үзе бер могҗиза бит ул!
— “ТАТМЕДИА” призын икенче тапкыр алам инде мин, — ди Кышкардан Гөлфия Фазылҗанова. — Быел да киләсе яртыеллыкка ташламалы шартларда матбугатка язылып куйдык. Без аларны район, республика яңалыкларын белеп тору өчен алабыз. Укытучы буларак мин аларны эшемдә дә кулланам.
Бәйрәмдә гүзәл затларыбызны котлаулар, җыр, бию-ләр күп булды. Сәхнәдә районда һәрдаим иганәчелек ярдәме күрсәтүче “Металл” ширкәте җитәкчесе Лилия Гарәфиева да хөрмәтләп үтелде.
Район хатын–кызлар советын җитәкләгән Фрадия Шәймуллина һәрвакыттагыча эчтәлекле чыгыш ясады. Ул үзенең әлеге җаваплы вазыйфасын Арчаның 7нче мәктәп директоры Альмира Гатауллинага тапшырды.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз