Җәмәгать тәрбиячеләрен бүләкләделәр

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Җәмәгать тәрбиячеләрен бүләкләделәр
6 мартта “Казан арты” музеенда районның җәмәгать тәрбиячеләре киңәшмәсе узды.
Аның эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе рәисе Любовь Осина катнашты. Киңәшмәдә Лесхоз урта мәктәбенең укыту–тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фирая Гайнанова һәм Түбән Мәтәскә урта мәктәбе директоры Тимур Сәгъдиев җәмәгать тәрбиячеләре буларак эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
— Җәмәгать тәрбиячесе булу бик зур җаваплылык сорый торган эш. Яшүсмерләр белән сезнең кебек бөтен күңелеңне биреп эшләгәндә генә уңышка ирешеп була. Битарафлыкны алар бик тиз тоялар, — диде Любовь Михайловна һәм үзләренә беркетелгән балаларны тәрбияләүдә аеруча тырышлык күрсәткән җәмәгать тәрбиячеләренә бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International