Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Куллана белсәң
2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Куллана белсәң
Бөтен җирдә ягулык бәяләре арта, дип уфтаналар, ә менә “Кырлай” ширкәтендә ул кими. Кеше ышанмаслык хәлне чын булса да сөйләмә, диләр, әмма бу очракта сөйләми булмас.
“Агросервис” ширкәтенә караган “Кырлай” һәм “Игенче” хуҗалыкларында рапсны күпләп игәләр. Әлеге культура керә башлаган елларда барлык колхозлар да чәчә һәм ярыйсы гына уңыш та алалар иде. Орлыгы да кыйммәт, яшел азык буларак та бик файдалы. Ә менә “Кырлай” ширкәтендә аның маен да ала башладылар. Хәзерге вакытта 100 тонналап җыелган май бар. Быел менә шуны ягулык итеп файдалана башлаганнар. Көннәр салкын вакытта 30 литр дизель ягулыгына 10 литр исәбеннән кушып, ике тракторда сынап караганнар. Тимер атларның куәте арткан кебек тә булган әле, фильтрлар да тыгылмаган.
Бераздан башка тракторчылар да: “Аларга ярый, ник безгә ярамый?” — дия башлаганнар. Менә бер айлап инде барлык тракторлар да шундый ягулыкка күчкән. Көннәр җылынгач, майны күбрәк кушачаклар.
Әлеге хуҗалыкта һәр нәрсәгә сакчыл карарга омтылалар. Барлык фермаларда да мичләргә утын ягалар. Ә утын бездә аяк астында аунап ята.
Иске Иябаш фермасында терлекләр кардада. Маллар март кояшы җылысында рәхәтләнә.
— Барлык фермаларда да суны җылытып эчерәбез, — ди ширкәт җитәкчесе Илшат Шакирҗанов. — Кардаларда да электр җылыткычлары куелган.
— Белгечләр суны җылытып бирү сөтне бер литрга арттыра дип әйтә, — диде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов. — Салкын су эчерткәндә организм аны җылыту өчен күпме энергия сарыф итәргә тиеш бит.
Бу хуҗалыкта бар да әнә шулай уйланылган, көйләнгән. Үзләрендә катнаш азык ясау цехы бар. Рапс мае ясаганда калган түп тә азыкка кушыла.
Иске Кырлай фермасы савымчылары Мөнирә Хурамшина, Гөлсинә Зарипова, Гөлүсә Сафиуллина, Зөбәрҗәт Әхмәтҗанова, Чулпания Әхмәдиева, Яңа Кырлай фермасыннан Гөлнара Вафина, Алия Сабирова, Фирая Гатиятуллина, Иске Кырлай фермасында бозау караучылар Гөлфия Галимова, Радилә Гарифуллина, Ризәлә Әхмәтшина, лаборант Суфия Хәбибуллина тырыш хезмәтләре өчен макталалар.
Бәйрәм алдыннан һәр ферма коллективы белән чәй өстәле артында хөрмәтләү оештырылган.
“Арча” ширкәтенең яңа җитәкчелеге дә кешеләргә игътибарлыгы белән аерылып тора, терлекче хатын–кызларны бәйрәм белән җылы итеп котладылар. “Агросинтез” ширкәте җитәкчесе Рашат Сәгъдуллин авылның үз кешеләре белән эшләргә омтылабыз, ди. Ул “алтын фондыбыз” дип атаган сыер савучылар Раилә Сибгатуллина, Нурзилә Әхмәтҗанова, Резеда Әхмәтҗанова, Илмира Габдрахманова, лаборант Равилә Гайнетдинова, бозаулату бүлегендә эшләүче Алия Галим-җанова авырлыкларга бирешмичә, артык зарланмыйча эшли бирәләр.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 20 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 21 апрель
2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар ява.; - төнлә һәм көндез 15-18 м / с тизлектәге көчле җил (Казанда 15 м/с кадәр), юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз