Шикле эчемлекләр сатма

2015 елның 13 марты, җомга
Шикле эчемлекләр сатма
Җинаять материалларыннан күренгәнчә, 2014 елның ноябрендә Иске Чүриле авылында яшәүче Р. Әхмәтҗанов берәүдән 5 литр спиртлы эчемлек сатып ала.
Ә аның составында сәламәтлек өчен зыянлы матдәләр бар. Әлеге спиртлы эчемлекне ул, ике шешәгә салып, икенче берәүгә сата. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан бу хәл ачыклана.
Р.Әхмәтҗановның өеннән калган спиртлы эчемлекне табып алалар.
Суд РФ Җинаять Кодексының 238 маддәсе 1нче бүлеге буенча Р. Әхмәтҗановны җинаять эшләүдә гаепле дип таный һәм аңа дәүләт файдасына 10 мең сум штраф билгеләнә.
Исегездә тотыгыз! Кеше сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән, сәламәтлеккә зыян салган яки үлемгә китергән товарны һәм азык–төлекне җитештергән, саклаган, алып кайткан өчен гаеплегә 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф яки бер хезмәт хакы күләмендә штраф һәм кайвакытта 1 елдан 3 елга кадәрге вакыттагы керем күләмендә штраф яки 5 елга кадәр мәҗбүри хезмәт, яки 500 мең сумга кадәрле штраф белән 6 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган. Әгәр дә организмга зыянлы азык–төлек аркасында 2 һәм аннан да күбрәк кеше үлсә, ул вакытта гаепле 5 елга кадәр мәҗбүри хезмәткә тартыла яки 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә.
Ринат СИТДЫЙКОВ, район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International