Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Судта нинди эшләр каралды
2015 елның 13 марты, җомга
Судта нинди эшләр каралды
2014 елда Арча район суды 79 җинаять эше карады. Бу 2013 елга караганда 7 эшкә азрак. Каралган эшнең 72се буенча гаепләү хөкеме чыгарылды.
Ике якның килешүе нәтиҗәсендә 6 эш туктатылды, бер эш буенча берәү җинаять җаваплылыгыннан азат ителде, аңа суд тарафыннан рухи авыруларга ярдәм күрсәтүче медицина оешмасында стацио-нар шартларда мәҗбүри дәвалау билгеләнде.
Соңгы ике елда да гаеплеләргә шартлы рәвештә җәза бирү һәм штрафлар салу өстенлек итә.
Барысы 82 кеше җавапка тартылды. 8е хатын–кыз. Аларның берсе кеше үтерүдә гаепләнеп, 7 ел да 1 айга ирегеннән мәхрүм ителде. Икенчесе организмга зыянлы һәм шикле спиртлы эчемлекләр белән эш иткәне өчен җинаять җаваплылыгына тартылды. Калганнары урлашканнары өчен суд каршына басты. Шуларның икесе кибеттән өч кыйммәтле тун урлаган. Ә бер хатын–кыз күршесенең кухнясыннан микродулкынлы мичтә сакланган акча янчыгын урлап чыга. Анда 3500 сум акча була.
79 җинаять эшенең 3се кеше үтергән өчен, 6 эш юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен каралды. Башка гаеплеләр караклык, машина урлаган, наркотик матдәләр, утлы корал белән законсыз эш иткән өчен, 16 яше тулмаганнар белән җенси мөнәсәбәткә кергән өчен җинаять җаваплылыгына тартылды.
Коррупция юнәлешендә 3 җинаять эше каралды. Гражданка Х. субсидия алу максатыннан гаилә кереме турында ялган белешмә ясый. 2012 елның октябреннән 2013 елның мартына кадәр 7562 сум, 2013 елның апреленнән сентябренә кадәр 7341 сум субсидия ала. Бу ялган ачыкланды һәм гаепле суд каршына басты. Аңа 10000 сум штраф салынды.
Икенче берәү ЮХИДИнең өлкән инспекторына ришвәт биргәндә тоткарлана. Суд гаеплегә 300000 сум штраф салды.
Дәүләт учреждениесендә матди җаваплылыктагы эшне башкаручы гражданин Г., үзенең эш урыныннан файдаланып, 9000 сумлык әйбер үзләштерә. Аның гаебе тулысынча расланды һәм 10000 сум штраф салынды.
Балигъ яшенә җитмәгәннәргә 6 җинаять эше кузгатылды. Шуның өчесе ике якның килешүе буенча туктатылды. Өчесенә штраф салынды. Элек урлау һәм машина куган өчен хөкем ителгән балигъ яшенә җитмәгән К. бензопычкы урлаганы өчен 2 елга сынау шарты белән җаваплылыкка тартылды.
2014 елда халыктан район судына 1272 гариза керде. Шуның 1031ен суд карады. Бу 2013 елга караганда 56 эшкә күбрәк.
Суд тарафыннан аталык хокукын раслау (2 эш), ата–ана хокукыннан мәхрүм итү (9), кредитка алган акчаны вакытында кайтармау (167), пенсия билгеләү һәм вакытыннан алда пенсиягә чыгу (31), иминият акчасын алу (58), милекне мирас итеп алу (133) белән бәйле эшләр каралды.
166 гражданлык эше район прокуроры гаризасы нигезендә каралды. Прокурор гаризасы буенча район суды хезмәт хакын эзләп алу, инвалидларның хокукларын яклау, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һ.б эшләрне карады.
Административ хокук бозулар буенча 109 эш каралды. Бу 2013 елга караганда 30 процентка азрак. Алар арасында вак хулиганлык (59 эш), полиция хезмәт-кәре күрсәтмәсенә буйсынмау (21) эшләре бар. Машина белән исерек хәлдә идарә иткән 11 кеше, 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп, 30000 сум штрафка тартылды. 3 кеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, 2 кеше юл–транспорт вакыйгасында бурычларын үтәмәгән өчен машина йөртү хокукыннан азат ителде.
Гөлназ ВӘЛИЕВА,
судья
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар хәзер йорт хайваннарын почтада талпан тешләүдән саклый ала
Быелдан башлап республиканың барлык почта бүлекчәләрендә этләрне һәм мәчеләрне талпан тешләүдән иминиятләштерергә мөмкин. Иминият программасы» хайваннар өчен Антиклещалар " дип атала һәм талпан активлыгы белән бәйле иң актуаль сезонлы куркынычларны каплый. Иминият яклавы кирәкле ветеринария чараларының тулы исемлеген үз эченә ала: терлекне тешләгәннән соң карау, клиникада талпан алу, мондый юл белән йога торган авыруларны диагностикалау, шулай ук алга таба дәвалау. Түләүне алу өчен иминият компаниясенә ветклиникадан расланган документлар, хезмәтләр өчен түләү турында чеклар һәм банк реквизитлары җибәрү дә җитә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 22 апрельдә 08 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 23 апрель
23 апрель төнендә һәм иртән Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга.
21
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 21 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 22 апрель 22 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз