Бадминтон буенча шәхси–команда район беренчелеге булды

2015 елның 13 марты, җомга
“Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә бадминтон буенча шәхси–команда район беренчелеге булды. Анда районның 9 мәктәбеннән 1999–2001 елгы 19 егет һәм 16 кыз осталыкларын сынады. Егетләр арасында призлы урыннарны 2нче мәктәптән Арслан Рәшитов, Рәмис Фәйзиев, Искәндәр Минһаҗев, кызлардан 1нче мәктәптән Гөлназ Зыятдинова, Динә Латыйпова, 2нче мәктәптән Зөлфия Хәкимова яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International