Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Хафиз Миргалимов һәм Александр Комиссаров гражданнарны кабул итте

2015 елның 13 марты, җомга
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Хафиз Миргалимов һәм Александр Комиссаров гражданнарны кабул итте. Алар шулай ук КПРФның Арча бүлеге коммунистларының ачык партия җыелышында катнаштылар.
Х. Миргалимов чирәм җирләрне күтәрүдә катнашкан райондашларыбыз Руза һәм Раиф Әхмәтшиннарга, Раузалина Әминова, Ислам Зәкиевка медальләр, хезмәт һәм партия ветераны Фәрит Фәйзрахмановка авыл хуҗалыгындагы тырыш хезмәте һәм районның җәмәгать тормышындагы активлыгы өчен Рәхмәт хаты белән КПРФ Үзәк Комитеты Рәисе Г. Зюгановның Мактау грамотасын тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International