Район хуҗалыкларындагы эш

2015 елның 13 марты, җомга
12 мартта район хуҗалыкларында бер сыердан уртача 14,4 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул чорындагыдан 0,4 килограмм-га күбрәк.
Тулай савым узган елның шул чорына караганда 4385 килограммга артты. “Кырлай” ширкәтендә 3219 килограммга кимеде. “Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче”, Сафиуллин хуҗалыкларында да киметүгә юл куйдылар.
Бер көндә шәхси хуҗалыклар 41500 килограмм сөт саттылар.

Район хуҗалыкларындагы 721 тракторның 423е ремонтланды. “Кырлай” ширкәтендә 39 тракторның 36сы әзер. “Вамин–Мәрҗани” ширкәтендә 200 тракторның 80е, “Арча” ширкәтендә 107 тракторның 67се генә ремонтланган.
24 чәчү комплексының 13е сафка бастырылды. “Кырлай”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче” ширкәтләрендә алар ремонтлап куелды. “Вамин–Мәрҗани” ширкәтендә 4 комплексның берсе дә әзер түгел.
300 чәчкечнең 201е, 260 культиваторның 201е ремонтланды. “Арча”, “Вамин–Мәрҗани” ширкәтләрендә ремонтлыйсы чәчкечләр бик күп.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International