Барыбыз да референдумга!

2015 елның 13 марты, җомга
Барыбыз да референдумга!
Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне чишүгә халыкның үзен җәлеп итү максатында 2015 елның 22 мартында районның барлык авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдумнар үткәрелә. Анда катнашучылар агымдагы елда үзара салым кертүгә мөнәсәбәтен белдерергә тиеш. Җыелган акчалар зиратларны, чишмәләрне тәртипкә китерү, юлларны төзекләндерү, урам утларын карап тоту, көнкүреш калдыклары һәм чүпне җыеп түгүне оештыру, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башка җирле мәсьәләләрне хәл итүгә тотылачак. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2013 елның 22 ноябрендә кабул ителгән 909 номерлы карары нигезендә үзара салым акчаларына республика бюджетыннан 1 сумга 4 сум исәбеннән өстәмә акчалар да биреләчәк.
Референдумда актив катнашырга чакырабыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International