Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бәхетле Маһирә апа
2015 елның 13 марты, җомга
Бәхетле Маһирә апа
— Сугыш башлангач, безне, 6–7 кызны, күрше авылга солдат һөнәренә өйрәтергә алып киттеләр, — дип сөйли Кызылъярдан Маһирә Шәрипова.
Икесенә сугышка повестка килә. Сугышны ишетеп кенә белгән Маһирә фронт-ка китә. Буйга кечкенә генә ябык кызының чит җирләргә сугышка чыгып китүенә әнисе бик борчыла. Исән кайта алмас, шунда бетәр, дип телгәләнә ана йөрәге.
Маһирә 6 яшендә әтисез кала. Өч кыз туган, бер малай үсә алар.
— Бер абыем бар иде, солдатка киткән җирендә сугышка алынды, шунда әрәм булды, — дип сөйли. — Ике апай, мин шушында тормышка чыктык.
Смоленскида пулеметчы һөнәренә өйрәтәләр. 37 мм калибрлы снаряд белән эш итә алар. Зенит-артиллерия полкында хезмәт итә. Смоленск, Польша, Германия…
— Бер пулеметта 4 кеше идек, — дип искә ала Маһирә апа. — Беренче тапкыр атып җибәргәндә үлем хәлләренә җитеп егылганмын. Аннан ияләнәсең. Төнлә йокларга ирек бирмәсләр иде. Тревога ясыйлар. 5 минут эчендә әзер булырга кирәк. Сугышның эченә үк кертмәделәр. Әмма сугышның каты барган урыннарында булдык. Безнең вазыйфа һавадан немец самолетлары кил-гәнне күреп алу һәм аларны алга үткәрмәү иде. Иртә белән ашар алдыннан физкультура ясый идек әле. Чиратлап постта торабыз. Ачлыктан интекмәдек. Аракыга кадәр бирәләр иде. Без, аракыны авызга алмаучы кызлар, үз өлешебезне егетләр белән шикәргә алмаштыра идек. Сугыш беткәнне Герма-ниядә ишеттек. Сугыштан августта гына кайттым.
Маһирә апага 94 яшь. Механизатор булып эш-ләүче улы Илдус, килене Хәмдия белән яши.
— Бөтен бәхетем шушы көнгә калган икән, — ди Маһирә апа һәм уйланып: — Бик бәхетсез булдым инде мин... 51 яшендә ирем Гариф үлде. Какмады, сукмады, рәнҗетмәде. Фермада көн–төн эштә булды. Ир назы да күрмәдем. Иремнең әтисен 15 ел бактым. Кайнананы да бактым.
Әтисез үсүләр, авыр хезмәт белән үткән үсмер чак, гомерләре кыл өстендә торган сугыш еллары, арык иңнәр белән күтәреп булмастай сугыш арты еллары, кияүгә чыгып 6 бала табып үстерү, яшьләй тол калулар — болар бар да Маһирә апаны зур сынауларга дучар иткән. Шул сынаулар бәрабәренә Аллаһы Тәгалә аңа гомер, бәхетле картлык бүләк иткән.
— Бик хәрәкәтчән булдым, — ди ул. — Аз ашадым, күп хәрәкәтләндем. Арчадан ашлык ташыдык. Арча юлында үтте гомер.
— Әнинең балаларыннан бәхете бар, — дип сөйли килене Хәмдия ханым. — Укытучы булып эшләгәч, иртүк эшкә чыгып китә идем. Балаларны бакчага үзе йөртте. Кайтуыма ашарга әзер булыр иде. Керне уды. Эшкә өйрәтте. Килен түгел, кызым дип кенә әйтер иде. Әле менә ике генә ел бәрәңге чүпләргә чыкмый. Газета–журналлар укырга ярата.
Хәмдия ханым Маһирә апаны чәй өстәле янына дәште. Түрдә самовыр чыжлап утыра, янына Маһирә апа килеп утырды. Сугыштан зур бүләкләр белән исән–сау кайтып, кияүгә чыгу, балалар үстерү, бүген дә нигезнең буш тормавы, картлык көндә ялгыз булмау, балалар тәрбиясендә яшәү — бәхет түгелмени бу! Мондый бәхет бөтен кешегә дә тәтеми.
… Язманың башында сугышка ике кыз китте, дип яздым. Алар фронтта аерыла. Икенчесе дә сугыштан исән–сау кайта. Маһирә белән Мәрзыя (мәрхүмә) абыйлы — энеле егетләргә кияүгә чыга. 1990нчы елларда Маһирә белән хезмәт иткән Казанда яшәүче Дилә ханым полкташлары белән очрашуга Мәскәүгә барып кайта. Маһирә апа салкын тиеп кала.
— Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз