Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Берсеннән–берсе оста
2015 елның 13 марты, җомга
Берсеннән–берсе оста
Үткән җомгада район Мәдәният йортында Арчаның 2нче мәктәбе һәм Арчаның 7нче мәктәбе коллективлары иҗат концерты белән чыгыш ясады. Зал халык белән шыгрым тулы иде.
Иң башта Арчаның 2нче мәктәбе сәхнәгә чыкты. Яңа костюмнардан 45ләп кешенең сугыш темасына багышланган төрле җырлар башкаруы бик отышлы иде. “Синий платочек”, “Алеша”, “Соловьи”, “Озатып вокзаллар каршында”...
Соңыннан тамашачылардан кем белән генә сөйләшсәм дә:
— “Бухенвальд” әдәби–музыкаль композиция бик шәп чыкты, еламыйча карый алмадык, — дигән җавап ишетәсең.
Бу дулкынландыргыч композицияне башкаручыларны һич тә атап үтмичә булмый. Арчаның иң әйбәт җырчысы 6 сыйныф укучысы Зәринә Никитина күңелләр-не тетрәндерерлек итеп “Бухенвальд” җырын башкарды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәисә Хәбриеваның “Өч баламны очар кош итеп мин очырдым иркен далага...” дип сөйләвен тыныч кына тыңлап булмый иде. Илдус Әскәров, Алла Малафеевская, Салават Җамалиев — һәркайсы үз рольләрен оста башкарды.
Коллективның элекке күренекле композитор һәм шагыйрьләрнең әсәрләрен файдаланулары мактауга лаек. “Әдрән диңгез” көенә (Таҗи Гыйззәт сүзләре, Салих Сәйдәшев көе) хатын–кызларның татар халык биюен башкарулары бик матур килеп чыкты.
5 укытучы һәм 5 укучы яшүсмернең танго биюе белән мәктәптәге проблемаларны уйнап күрсәтүләре кызыклы булды. Монда дәрескә соңга калу, дәрескә килмәү, сагыз чәйнәү, мәктәп костюмнары — бар да бар иде.
Хезмәт дәресе укытучысы Гөлназ Ибраһимованың кул эшен тамашачы яратып һәм сокланып карады.
Арчаның 7нче мәктәбе үзенең Рәдифләре, Альмиралары белән билгеле коллектив. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәдиф Исмәгыйлев концертның сценариен язган. Программаны дүрт укытучы Альбина Зыятдинова, Фидәрис Зиннәтуллин, Ләйсән Фәхретдинова, Рәдиф Исмәгыйлев алып барды. Сугыш, тынычлык темасына багышланган композиция сугыш ветераны Габдуллаҗан Шәйхиев һәм Төбәк–Чокырча басуына төшеп шартлаган самолетта һәлак булган очучылар турында булды. Хезмәт дәресе укытучысы Альбина Зыятдинованың теккән күлмәкләрен карау үзе бер гүзәл манзара иде. Мәктәп директоры Альмира Гатауллина белән Рәдиф Исмәгыйлевның күңелле сәхнә күренешен уйнавын тамашачы сөйләп бетерә алмый. И–и, рәхәтләндек көлеп, диләр. 2050 елны тасвирлый алар. Альмира “карчык”ка 91 яшь, Рәдиф “бабай”га 79 яшь. Рәхәтләнеп таныш–белешләре турында сөйләштеләр. Фәлән Фәләновнаны күргәнең юкмы, нишләп йөри икән... 90 яшьлек юбилеена кемнәрне чакырды икән? Әй, халык тәгәри көлеп.
Иҗат концертлары коллективны төп эшеннән вакытлыча аерып торса да, иҗат аларны берләштерә, тормышны күңеллеләтеп җибәрә һәм тамашачыга менә дигән ял бүләк итә.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 20 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 21 апрель
2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар ява.; - төнлә һәм көндез 15-18 м / с тизлектәге көчле җил (Казанда 15 м/с кадәр), юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз