Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Арча балында
2015 елның 13 марты, җомга
Арча балында
Залда тынлы оркестр сихри көй уйный. Көйнең челтерәп талгын агышы күңелне әллә нинди хыял дөньясына, фильмнардан гына күреп белгән 18 гасырдагы бал кичәләренә алып китә. Тирә-якта елмаюлы йөзләр, бер-берсенә серле караш белән багучы биюче парлар, купшы, затлы күлмәкләр, смокинглар, җилпәвеч...
Болар һәммәсе чынбарлыкта, 11 март көнне Арча Мәдәният йортында узган “Арча балы” кичәсендә булды. Укучыларның сәләтен, тырышлыгын күрергә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев үзе килгән. Ул кичәне ачып, биючеләргә уңышлар теләде.
Тәүге бал
Бу һәркем өчен тәүге бал кичәсе иде. Районыбызның 19 мәктәбеннән килгән биючеләр — 8–11 сыйныф укучыларының дулкынлануы күбесенең йөзендә, кайберәүләрнең хәтта биюләрендә чагыла, каушаудан хәрәкәтләрен бутап алалар. Түбән Мәтәскә мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы Зөлфия Хәсәно- ва, инде берничә ел “Ар-и-Эль” бию төркеменә йөреп, сәхнәнең бөтен серен белсә дә, бу юлы дулкынлануын яшерми. “Сәхнәдә биеп ияләнсәм дә, бүген уртага чыкканчы башкара алырмынмы икән дигән курку хисе булды. Ахырдан хәтта ялгыш адым ясап чак егылмый калдым. Рузил генә тотып калды”, — ди ул елмаеп. Рузил Сәлимов Зөлфиянең биюче пары, 10 сыйныфта укый. Төркемнәрендәге башка егетләрдән аермалы буларак, Рузил биюгә үзе теләк белдергән. Бүгенге чыгышында ул да каушавын яшерми. “Гомумән, һәммәбезне теләгебез буенча сайлап алдылар, — ди Зөлфия. — Вальсны өйрәнү барыбызга да авыр булды. Ләкин үзебезнең генә түгел, укытучыбыз Гүзәл Исмәгыйлеваның тырышлыгы белән ике атнада өйрәнеп беттек”. Икесенең дә теләкләре бер: “Мондый баллар ел саен дәвамлы булсын иде, — диләр. — Биредә без башка мәктәп укучылары белән таныштык, узган гасырларда нинди киемнәрдән йөргәннәрен күрдек”.
Чыннан да, бал — тарих та, мәдәният тә, тәрбия чарасы да, үз-үзеңә ышаныч та ул. Дворян балаларын дөньяви яхшы гадәтләрне үзләштерергә өйрәтүче баллар Петр I заманында ук булган. Ул чакларда дәүләт уку йортларында, мәктәпләрдә бию мәҗбүри куелган була. Россиядә борынгы һәм яңалык булып кергән бал биюләрен белеп кенә калмыйча, аларны тиешле дәрәҗәдә башкара да белгәннәр. 19 гасырда Россиядә бию сәнгате югары биеклектә тора.
Әлбәттә, кирәк!
Балда катнашучылар да, тамаша кылучылар, оештыручылар да әйтә моны. Укучылар сарае каршындагы “XXI гасыр яшьләре” тәкъдиме белән уздырылган бал хакында “Киләчәге булыр, дип уйлыйбыз. Тагын да камилләштереп, һәр ел саен уздырырга уйлыйбыз. Беренче коймак төерле була, дисәләр дә, төере юк сыман, безгә һәр чыгыш ошады, — ди Укучылар сарае директоры Руслан Гыйниатуллин. — Казандагы берничә уку йортында шундый баллар уздырулары турында ишеткәннән соң үзебезнең районда да тотынып карыйсыбыз килде. Һәм без аны конкурс итеп үткәрергә уйладык. Башта директорларның күбесе киемнәр таба алмауны сылтау итеп каршы килгән иде. Теләкләре булгач, искиткеч матур күлмәкләр тапканнар, кемнәрдер махсус тектергән хәтта. Бүген һәркем бер–берсенең чыгышыннан җитешмәгән якларны күреп, өйрәнеп китә. Ләкин залның зур булмавы гына уңайсызрак. Зур залда рәхәтләнеп биеп, тирә-якта иркенләп утырырга урыннар да булса әгәр...”
Күлмәкләр — искиткеч!
Балда Апаз мәктәбе укучылары үзенчәлекле киемнәре белән аерылып торды — 19 гасыр князь–князь хатыннары мени?! Каян алулары турында бүген балдагы чыгышларны төшереп видеооператор ролен башкаручы укытучылары Хәниф Хәйретдиновтан сораштым. Махсус тектергәннәр икән. “Ике атна буе репетиция ясады укучылар. Хәзер кайгырышалар, балга әзерләнәсе булмагач, нишләрбез инде, дип. Биология укытучысы Римма Ибраһимова әзерләде аларны. Бал уздыруны кирәкле адым булды дип уйлыйм. Дәвамлы булсын иде. Балаларның гомуми аң үсеше, камилләшүләре өчен бик мөһим”, — ди Хәниф Хәйретдинов. Арчаның 5нче гимназиясе чыгышы (җитәкчеләре Эльза Нуретдинова) да үзенчәлекле булды. Алар, балларның ачылышында башкарыла торган полонез һәм заманчалаштырып куелган падеграс биюен башкарып, махсус призга лаек булды. Мондый махсус призга аларны һәм 2нче мәктәп төркемен оештыручылар — “XXI гасыр яшьләре” тәкъдим итте.
Җиңүчеләр
Бәйгенең, әлбәттә, иң яхшы дип бәяләнүчеләре булмый калмый. Бүген андый бәяне Лесхоз (беренче урын), Сикертән (икенче), Өчиле (өченче урын) мәктәпләре укучылары алды. Иң дулкынландыргыч мизгел мистер һәм миссны билгеләү иде, мөгаен. Ул бәягә Апаз мәктәбеннән 10 сыйныф укучылары Энҗе Миңнебаева һәм Алмаз Заһидуллин ия булды. Киләсе ел балын оештыруны башлап йөрүчеләр һәм ачып җибәрүчеләр — бал хуҗалары — Лесхоз мәктәбе булачак.
Узган гасырда баллар кеше тормышында аерым вакыйга булган. Шуңа да алардагы хис–кичерешләрен рус шагыйрьләре шигырь юлларына салган. Анда яшь–җилкенчәк бер–берсенә пар, яр тапкан. Белмәссең, шушы кичәдәге танышулар яки парлар киләчәктә кемнәрнеңдер язмышына тәүге адым булыр.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз