Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр
2015 елның 13 марты, җомга
Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр
Сугыш ветераны хатыны булып та төрле сәбәпләр белән фатир бирелмәгән, әмма торакларын төзекләндерүдә мохтаҗлык кичергәннәр турында кайгыртып, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына бүләк ясап, һәрберсенә тиешенчә ярдәм күрсәтүне оештыру турында карар чыгарган иде.
Бу хакта газетабызның 16 гыйнвар санында “Берәү дә читтә калмасын” дигән исем астында мәкалә дә басылып чыкты. Шуннан соң редакциягә Печмәнтау авылыннан Кәүсәрия Галәвиева исеменнән кызы Рәхилә шалтыратты.
— Безнең әни сугыш ветеранының тол калган хатыны. Аңа Арчадан фатир алмадык. Әмма хәзер безгә ярдәм кирәк. Түбәдән су үтә, төзекләндереп бирмәсләрме икән? — диде ул.
Аның бу гозерен Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһановка җиткердек. Икенче көнне үк Рәхилә безгә хәрби комиссар шалтыратуы буенча аның янына баруы, аның тәкъдиме белән гариза язып калдыруы, Алмаз Борһановның бу гозерне Илшат Нуриевка җиткерергә вәгъдә бирүе турында хәбәр итте.
Ә узган атнада Кәүсәрия Галәвиева исеменнән җитәкчеләргә рәхмәт җиткерүебезне үтенеп яңадан Рәхилә ханым шалтыратты.
— Бу эшне бик тиз тоттылар бит, — диде ул сөенечен яшермичә. — Башта килеп карап киттеләр. Ә беркөнне (16 февраль иде) ишек алдында нинди кешеләр йөри, дип карасак, калай алып килгәннәр икән. 17–20 февраль арасында түбәне ябып та киттеләр. Зинһар, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриевка, хәрби комиссар Алмаз Борһановка, “Энергосервис” ширкәте җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиевка, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллинга, түбә ябучы егетләр Рәис, Раушан, Виктор, Ринатка олы рәхмәтебезне җиткерсәгез иде.
Кәүсәрия Галәвиеваның үзен күрү нияте белән без Печмәнтауга юл тоттык. 87 яшьлек аз сүзле, мөлаем йөзле, яшь чырайлы, беренче карашка ук искиткеч сабыр ак әби. Зарланмый, барыннан да канәгать.
— Мин үзем Иске Ашытныкы. Әти–әнием — колхозчылар, бик тырышлар иде. Өч кыз үстек. Миңа 13 яшь булганда сугыш башланды. Әтине фронтка алдылар. Миңа уракка йөрү дә, учма бәйләү дә, урман кисү дә — бар да эләкте. Ачлыктан тилмердек, дип әйтә алмыйм, сыерны беркайчан да бетермәдек. 1942 елда ике аягы да яраланып әти кайтты, — ди Кәүсәрия апа.
Сугыштан соң кыз фермада сыер сава, бозаулар карый. 1955 елны башта сугышта, аннан хәрби хезмәттә булып, 7 ел йөреп кайткан Печ-мәнтау егете Юныска кияүгә чыга. Башта төп йортта яшиләр, аннан башка чыгып, яңа йорт төзегәнче, 3 бала белән мунчада торалар. Яңа йортны бизәп, тагын бер бала туа.
— Ул чакларда җиңелләрдән булмады, — ди ул. — Ярый, үз әти-әнием бик булышты, ирем ягы да ярдәменнән ташламады. Ирем 1996 елны вафат булды. Күптән түгел бер улым бик яшьли якты дөньядан китеп барды. Менә кызым Рәхилә тәрбиясендә яшим. Ул мине ялгызымны калдырмас өчен Казанга укырга да китмәде.
Рәхилә 30 ел Госстрахта агент булып эшли, хәзер өйдә, өченче төркем инвалид. Нәкъ әти–әнисе кебек булган, тырыш. Күп итеп терлекләр асрап, бәрәңге үстереп, абыйлары ярдәме белән йорт салып чыга.
— 15шәр сарык, 2шәр сыер. 5шәр үгез тоттым. Абый белән 3әр эскерт печән әзерли идек. Аз гына вакыт булдымы, бакчадан кермәдем. Нишлисең, кирәк, йорт тузган, җилдә хәтта пәрдәләр җилфердәп тора иде, — ди Рәхилә. — 10 ел элек иде бу. Шуннан соң сугыш ветераннарына һәм аларның тол калган хатыннарына фатир бирә башладылар. Элеккеге авыл җирлеге башлыгы фатир артыннан йөрергә тәкъдим иткән иде. Йөрмәдек. Түбәдән су үтә башлагач кына ярдәм сорап мөрәҗәгать итеп карарга булдык.
— Һай, өйләр дә зур хәзер, түбәләр дә рәтләнде. Юныс кына юк шул, — дип көрсенеп куйды Кәүсәрия апа.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз