Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Артта калырга сәбәп юк
2015 елның 13 марты, җомга
Артта калырга сәбәп юк
Терлекчелектә февраль ае йомгакларына багышланган семинар–киңәшмә “Курса МТСы” ширкәтендә үтте. Ай саен чиратлап берәр хуҗалыкта уза мондый очрашулар. Кабул иткән як өчен үзенә күрә имтихан кебек тә инде бу.
“Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов терлекчелектә эшләрнең ничек оештырылуы турында сөйли–сөйли тораклар буйлап алып йөрде. “Менә бу таналар өчен төзелгән яңа торакта 450 баш терлек бар, — диде ул. — Аларны ике кеше карый”.
Күптән түгел генә 400 баш сыер сыешлы торак төзелгән иде инде. Хәзер маллар өчен дә, терлекчеләр өчен дә бик уңай, чиста, якты, заманча җиһазландырылган. Азык мулдан, печәнне күбрәк әзерләп җибәргәнбез, ди җитәкче. Быел сенажны күбрәк салырга исәплиләр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов терлекчелектә февраль ае нәтиҗәләренә анализ ясады. Барысы 12 күрсәткечне исәпкә алып рейтинг төзелгән. Анда 2014 елның шул чорына продукция җитештерүнең үсеше, бер сыердан сөт сату, сөрүлек җирләренең 100 гектарына сөт сату, ит җитештерү, терлекләрнең баш саны, бозау алу һ.б. бар.
1 мартка мөгезле эре терлекләрнең баш саны узган елның шул чорына караганда 523 башка артты. Иң күп үсеш “Ватан” ширкәтендә – 171 баш. “Северный”да — 127 башка күбрәк. “Игенче” шир-кәте 178 башка киметте.
Сөт җитештерү “Северный”, “Ватан”, “Акчишмә”, “Аю”, “Игенче” ширкәтләрендә 113 — 105 процент тәшкил итте, район буенча — 105 процент. Бер генә хуҗалыкта да кимү юк, “Арча”, “Вамин–Мәрҗани” ширкәтләрендә узган елгы дәрәҗәдә калды.
Ит сату узган елның шул чорына карата 119 процент булды. Алты хуҗалык итне кимрәк сатты. Бер сатылган терлекнең уртача авырлыгы — 306 килограмм. “Курса МТСы”нда — 450, “Северный”да — 418 килограмм итеп саттылар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышы турында чыгыш ясады.
— Безнең райондагы басуларга ашлама кертмәсәң, гектардан 10–11 центнердан артык уңыш алып булмый, — диде ул. — Бүгенге көндә район буенча бер гектарга үзләштерелә торган матдәләр 5,9 килограмм туры килә торган күләмдә ашлама бар. Көздән сөрүлек җирләренең бер гектарына 3,3 килограмм ашлама кертелгән иде.
“Курса МТСы”, “Кырлай”, “Игенче”, “Ак барс” агрокомп-лексы” ширкәтләрендә ашлама белән проблема булмаячак. “Курса МТСы” ширкәтендә гектарга 90 килограмм кертергә җыеналар.
Минераль ашламалар алу өчен бюджеттан ярдәм зур булмаячак, хуҗалыкларның үзләренә табу юлларын эзләргә кирәк.
Районда хуҗалары рәсмиләштермәгән җир пайлары да бар. Җирле үзидарәләр, аларны рәсмиләштереп, хуҗалыкларга арендага бирергә тиеш. Шулай ук 2031 гектарда аерым пайчылар тарафыннан рәсмиләштерелгән җирләр исәпләнә, ләкин алар крестьян–фермер хуҗалыклары оештырмаган, хисап бирмиләр, кайберләре җирне эшкәртми дә, анда чүп үләннәр үрчеп ята.
М. Сәгыйтьҗанов чәчү әйләнешен саклау, орлыклар әзерләү, техника ремонты торышын, механизаторлар белән эшләү кирәклеген җентекләп аңлатты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев терлекчелектәге күрсәткеч-ләрне тагын да яхшырту мөмкинлекләре барлыгын искәртте. Баш санын киметмәскә, күбрәк продукция сату хуҗалыкларның үзләре өчен файдалы.
Язын зур сынау көтә. Илшат Габделфәртович хуҗалык җитәкчеләреннән техника ремонты, ашламалар буенча нинди планнары барлыгы турында сорашты.
— Әле хәлне төзәтергә вакыт бар, — диде ул. — Көздән эшкәртелми калган җирләрнең шактый булуы да хәлне катлауландыра. Һәр хуҗалыкның эш планнарын кабул итәчәкбез. Хезмәтне саклауга зур игътибар бирергә, кеше гомереннән дә кыйммәт әйбер юк.
Илшат Нуриев терлекчелектә февраль ае нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган “Ватан” ширкәтенә һәм шушы хуҗалыкның Хәсәншәех фермасына күчмә кубоклар тапшырды.
Ә иң артта баручыларга бирелә торган кечкенә кубоклар бу юлы “Вамин–Мәрҗани” ширкәтенә һәм “Арча” ширкәтенең Божа фермасына бирелде.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар хәзер йорт хайваннарын почтада талпан тешләүдән саклый ала
Быелдан башлап республиканың барлык почта бүлекчәләрендә этләрне һәм мәчеләрне талпан тешләүдән иминиятләштерергә мөмкин. Иминият программасы» хайваннар өчен Антиклещалар " дип атала һәм талпан активлыгы белән бәйле иң актуаль сезонлы куркынычларны каплый. Иминият яклавы кирәкле ветеринария чараларының тулы исемлеген үз эченә ала: терлекне тешләгәннән соң карау, клиникада талпан алу, мондый юл белән йога торган авыруларны диагностикалау, шулай ук алга таба дәвалау. Түләүне алу өчен иминият компаниясенә ветклиникадан расланган документлар, хезмәтләр өчен түләү турында чеклар һәм банк реквизитлары җибәрү дә җитә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 22 апрельдә 08 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 23 апрель
23 апрель төнендә һәм иртән Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга.
21
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 21 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 22 апрель 22 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз