Быел март аенда “Салават күпере”нә 25 яшь тула

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Быел март аенда “Салават күпере”нә 25 яшь тула. Юбилей уңаеннан журнал редакциясе “25 туган көн!” дигән бәйге игълан иткән иде. Бәйгедә Арча районыннан Иске Чүриле урта мәктәбе укучылары катнашты һәм җиңүгә иреште. Менә алар җиңүчеләребез: 1 сыйныфтан Әлфис Һидиятуллин (укытучысы А. Һидиятуллина), 4 сыйныфтан Алинә Хәйруллина (укытучысы Х. Гыйбаева) һәм Азалия Һидиятуллина (укытучысы З.Һидиятуллина). Әлеге укучыларның туган көннәрендә “Салават күпере” журналы хезмәткәрләре аларның өенә кунакка киләчәк һәм бүләкләрне тапшырачак. Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International