Яңа Кырлай авылында Нәүрүз бәйрәме узачак

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай әдәби–мемориаль музей комплексында язгы каникул көннәрендә Нәүрүз бәйрәме узачак. Бәйрәм каникул буе барыр дип көтелә. Чөнки элек–электән халкыбызда язны каршы алу бәйрәме атна–ун көн дәвам иткән.
Музей комплексындагы Нәүрүз бәйрәменең иң күңелле мизгеле — Карга боткасыннан авыз итү һәм бәйрәмчә бизәлгән атларга утырып Тукайның Кырлае белән танышып йөрү булачак. Язны күңелле мизгелләр белән озак вакыт истә калырлык итеп каршы аласыгыз килсә, рәхим итегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International