Тагын янгыннар турында

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Тагын янгыннар турында
Арча сәнгать мәктәбендә көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы, янгыннан саклану чараларын үз эченә алган укулар оештырылды.
Янгын күзәтчелеге, эчке эшләр бүлеге, хезмәтне саклау, газ куллану хезмәте вәкилләре катнашындагы укуларга район социаль яклау бүлегенең караучысыз өлкәннәргә ярдәм күрсәтүчеләре чакырылган иде.
Аларга янгынга каршы саклык чаралары, газ мичләрен кулланганда игътибарлы булу, бүлмәләрне җилләтү, газ исләренә аеруча игътибар бирү турында җентекләп аңлатылды. Өйләренә барып хезмәт күрсәтүче хезмәт-кәрләргә үз карамакларындагы өлкәннәр белән сөйләшеп, аларның йортларындагы төзексезлекләрне, электр чыбыкларының торышын, башка янгын чыгару куркынычы булган җитешсезлекләрне тикшерергә һәм бу турыда социаль яклау бүлегенә хәбәр итәргә дигән бурыч куелды. Балалары, якыннары, гомумән, булышучысы булмаган өлкәннәргә район хакимияте белән киңәшләшеп, эшмәкәрләрне җәлеп итеп кирәгенчә ярдәм күрсәтеләчәк.
Ел башыннан районда 5 янгын очрагы булды. Шөкер, берсе дә кеше сәламәтлегенә зыян салмады. Ләкин февраль аенда Актаныш районының Пучы авылындагы янгын нәтиҗәсендә бер гаиләнең (6 кеше, өчесе балалар) һәлак булуы бөтен республиканы тетрәндерде. Өстәвенә, шушы көннәрдә Казанда эре сәүдә үзәгендәге фаҗига нинди аяныч нәтиҗәләргә китерде.
Җиргә яз аяк баса, кар астыннан узган елдан калган калдыклар, кипкән үләннәр чыга. Димәк, янгын чыгу очраклары да ешая. Әмма, шырпыга тотынганчы, үзеңне генә түгел, тирә–якта да яшәеш барлыгын истән чыгармау хәерле. Барлык өлкә хезмәткәрләре бердәм булып, тирә–яктагы яшәешкә битараф калмыйча, тиешле чаралар күреп яшәгәндә, эшләгәндә генә бәла–казаларны кисәтеп булачагын онытмыйк.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International