Куркынычсызлыкны тәэмин итү — төп бурыч

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Куркынычсызлыкны тәэмин итү — төп бурыч
13 мартта Арча муниципаль районының террорга каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аны район җитәкчесе, комиссия рәисе Илшат Нуриев алып барды.
Утырышта миграцион хезмәт бүлеге җитәкчесе Ольга Лошакова районга килгән мигрантлар арасында экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү чаралары турында хисап бирде.
Мигрантлар һәм аларны эшкә алучыларның законнарны төгәл үтәүләрен даими тикшереп торалар. 2014 елда шундый 30 тикшерү үткәрелгән. 49 административ закон бозу очрагы теркәлгән, 298 мең сум штраф салынган.
Мигрантлар арасында экстремистлар һәм террорчылар булмавын күзәтеп бару һәм вакытында чара күрү өчен федераль миграция хезмәте идарәсендә чит илләрдән килүчеләрнең күпләп бергә яшәү урыннары турында мәгълүмат базасы булдырылган. Ел ахырында ул Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына җибәрелгән.
Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Айнур Вәлиев җәза үтәү урыннарында ислам кабул иткән тоткыннарның азат ителгәч үз–үзләрен тотышлары турында сөйләде.
— Кешенең ислам кануннары буенча яшәргә омтылуы бик яхшы. Ләкин ул традицион ислам дине тарафдары булганда гына шулай. Кызганычка каршы, төрмәләрдән радикаль тәгълимат белән агуланып чыгучылар да еш очрый. Без аларның районда эшчәнлек һәм пропаганда җәелдерүенә каршы актив рәвештә көрәшергә тиеш, — диде Илшат Габделфәртович.
Янгын куркынычсызлыгын күзәтү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин мәчет һәм чиркәүләрдә янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше турында мәгълүмат бирде. Тикшерүләр аларның күпчелегендә бу таләпләрнең үтәлмәвен күрсәткән.
— Бары тик Арчаның үзәк, станция һәм Яңа Кишет мәчетләрендә генә тәртип, калганнарында элементар янгын сүндерү чаралары да юк. Районда эшләп килүче ике чиркәүдә дә хәл мактанырлык түгел, — диде ул.
Район җитәкчесе утырышта катнашкан мөхтәсиб Раил хәзрәткә урындагы имамнар һәм авыл җирлеге башлыклары белән берлектә кичекмәстән хәлне төзәтү өчен чаралар күрергә кушты.
— Янгын куркынычсызлыгы кеше гомере белән бәйле. Бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк, — диде район җитәкчесе.
Утырышта “Арча Арена” Боз сараен, кеше күпләп йөри торган объект буларак, куркынычсызлык буенча беренче категорияле объектлар исемлегенә кертү мәсьәләсе дә каралды. Боз сарае директоры Илһам Шакиров сүзләренә караганда, хәзер анда көн саен 250–300 кеше килә. 4 төркем балалар фигуралы шуу, 10 төркем хоккей белән шөгыльләнә. Моннан тыш, кич белән тимераякта шуарга теләүчеләр өчен дә вакыт билгеләнгән.
— Мондый объектларда террорчылыкка каршы тору чаралары катгый үтәлергә тиеш. Ләкин әле сездә металл эзләгеч була торып та, аннан файдаланучы юк. Видеокүзәтү камераларыгызны да кичекмәстән Интернетка тоташтырыгыз. Боз сараендагы хәлне он–лайн режимда күзәтеп барырлык булсын, — диде район җитәкчесе.
Шушы көннәрдә Боз сараенда куркынычсызлык сигналы системасы да урнаштырылачак.
Комиссия районда экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү буенча чараларны үз эченә алган карар кабул итте. Аның белән сез Арча муниципаль район сайтында таныша аласыз.
P.S. Киңәшмәдән соң без Боз сараенда булдык. Анда металл эзләгечне көйләп куйганнар иде инде.
Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International