Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Хәбәрсез югалганнар кайларда ята икән?
2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Хәбәрсез югалганнар кайларда ята икән?
Ул Бөек Ватан сугышында туганнары, якыннары хәбәрсез югалып, әлегә кадәр аларның кайдалыгын белмәгәннәргә алар турында мәгълүматлар табуда булыша. Ә андыйларның чиге юк. Татарстан буенча гына да 200 мең кешегә җыела икән.
Зөлфәр Баязитов 1959 елгы, Яңа Кенәрдә туып–үскән. Югары белем алган, башта Казанда, аннан авылга кайтып эшләгән. Авыру сәбәпле китәргә мәҗбүр булган. Сәнгать җанлы, биш яшеннән тальянда уйнарга өйрәнгән, 3нче сыйныфта әтисе үзенә баян алып биргән, 8нче сыйныфта кулына гитара алган, мәктәптә вокаль-инструменталь ансамбльдә йөргән, бию кичәләрендә уйнаган. Бу шөгылен Зөлфәр әле дә ташламый. Әмма аңа хәзер вакыты гына җитми, көнгә кайчак 15–16шар сәгать компьютер янында Бөек Ватан сугышы корбаннарын эзләп утыра ул.
— Газетада “Мемориал Великой Отечественной войны” яки “kremnik.ru” сайты турында укыгач, үземнең туганнарымны эзләп карарга булдым. Аларны, тагын берничә кешене таптым. Кызыксынып киттем. Шул сайтка теркәлдем. Без анда хәзер 10лап администратор саналабыз. Бер–беребез белән ярдәмләшеп эш алып барабыз. 20 меңнән артык хәбәрсез югалганнар табылды инде. Мин генә Татарстан буенча 1200дән артык кешене таптым. Республика буенча гына көнгә 20–25 кешене ачыклыйбыз, — ди Зөлфәр Баязитов.
— Сездән ярдәм сорап элемтәгә керүчеләр күпме?
— Иң кызыгы шул, андыйлар бик күп. Дөньяның 88 иленнән мөрәҗәгать итәләр. Сугыштан соң безнең әсир солдатлар Швеция, Польша, Латвия, Америка, Канадага юл тотканнар, Австралиягә 55 мең кеше киткән. Эшче көчләр кирәк булганмы, туган якларына кайтсалар, барыбер эзәрлекләрләр дип курыкканнармы. Әсирлектә булган Идел буе татарларын туплап немецлар төзегән өч батальон (Идел–Урал легионы) турында ишеткәнегез бар инде. Алар, Витебск астында сугышка кереп, немецларның үзләрен кыра һәм партизаннар ягына чыга. Тик аларны нәрсә көткән, дип уйлыйсыз? Таза-саулары иң куркыныч участокларда сугышкан, госпитальдәгеләре НКВД кулына эләккән, гомер буе хыянәтче исемен күтәреп йөргән. 2нче Власов армиясендә булганнарны да хыянәтчеләр, дип атаганнар. Власов үзе кечкенә генә төркем белән немецлар кулына бирелгән. Ә солдатларның күбесе Ленинград янында батырларча һәлак булган. Мең ярым гектар мәйданда 200 мең кеше ятып калган. Кайберләрен мылтык тотып утырган килеш тапканнар. Тик алып чыга алмаганнар, чөнки аяк баса алмаслык сазлык булган. Аларның барысы да хәбәрсез югалганнар исемлегендә бит.
Без бала чакта сугышта һәлак булучылар саны 20 миллион иде, хәзер 27 миллион, диләр. Тик бу да әле төгәл сан микән? Хәбәрсез югалганнар табылган саен, ул сан да арта бара бит.
Безнең максат — сугышта хәбәрсез югалганнарны һәлак булганнар, дип таныту. Документлар буенча эшлибез. 20 миллион документ архивтан цифрлап чыгарылды. Хәзер мөмкинлекләр зур бит. Шулардан файдаланып, часть, госпиталь документлары белән чагыштырабыз, кешенең кайда сугышканын, үлгәнен ачыклыйбыз.
— Ә ул документларны ничек юллыйсыз? Архивка юл табу җиңел эш түгел бит.
— Франциядәге Сорбонна университеты докторында (рус милләтеннән) мәгьлүматлар базасы бар. Дрезден шәһәреннән Харитонов дигән кеше бик зур ярдәм итте. Дөрес, соңгы 2–3 айда санкцияләр белән бәйләп, алар мәгълүмат бирми башлады. Спас районы хәрби комиссары бик зур ярдәм күрсәтә. Ул Татарстан хәрби комиссариаты белән берлектә республиканың барлык хәрби комиссариатларыннан бик күп документлар җыйган. Мәгълүматлардан чыгып фикер йөрткәндә башта шундый кызык уй туа. Пособие түләмәс өчен һәлак булганнар турында да хәбәрсез югалганнар, дип язмадылар микән? Халык хәрби комиссариатка барырга, сорашырга курыккан бит. Әсирлектә булып хыянәтче, дип атаудан курыккан. Бу ул чор өчен үлем белән бер булган.
— Хәбәрсез югалган туганнары, якыннары турында белергә теләүчеләр сезгә мөрәҗәгать итә аламы?
— Мөмкинлек тудырсалар, мин айга бер көн район үзәгендә шундыйларны кабул итәр идем. Үзләре дә әлеге сайтка керә ала. Монда фоторәсемне, хатларны урнаштырырга да мөмкин. Сайтка кереп, администраторлар исемлеген ачарга, мине табып (логин Зульфар59) шәхси хәбәр җибәрергә кирәк. Көчемнән килгәнчә барысына да булышырмын. Бар нәрсә дә акча белән исәпләнми, — ди Зөлфәр Баязитов. — Гомер буе ятим, тол булып яшәргә мәҗбүр булган сугыш чоры балаларына, солдат хатыннарына, улларын югалту ачысын кичергән аналарга шушындый юл белән генә булса да ярдәм күрсәтә алсам, мин бик шат булыр идем.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз