Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Гомере буе халыкка хезмәттә
2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Гомере буе халыкка хезмәттә^
Сара апа яныннан болай да кеше өзелеп тормый, әмма бүген кунакларның аеруча күп килә торган көне — аңа 90 яшь тулды. Телефон да шалтырап ала, әмма берәүне дә игътибарсыз калдырмый Сара апа.
— Сезнең дә эшегез бик җаваплы инде, — дип безнең белән дә сөйләшеп алырга вакыт тапты ул. — Район газетасын укып барам. Сүзне нәрсәдән башлыйм икән соң? Без алты бала үстек. Әти укытты, дүртебез югары белем алдык.
1942 елда Балтач урта мәктәбен 5 кыз, 6 малай тәмамлый алар. “Безне РОНОга чакырып алдылар. “Малайлар фронтка китә, ә кызлар — мәктәпләргә укытырга!” — диләр. Авылдашым Сәгурә белән үзебезнең Хәсәншәех авылы мәктәбенә билгеләделәр. “Балалар безне санламас”, — дип әйтеп карадык. “Санларлар!” — дип кенә куйдылар”.
Унҗиде–унсигез яшьлек кызлар кырыгар укучылы сыйныфлар алдына барып баса. Әле бит ач–ялангач балаларга белем бирәсе генә түгел: агитатор да булырга, сугышчыларга җылы кием җыярга, үз хәле хәл булган авылдашларыннан танклар колоннасына, самолетлар эскадрильясына акча җыярга, авыр хәлдәге авылдашларына ярдәм итәргә дә кирәк була. Шул ук вакытта Казан педагогика техникумын читтән торып укып тәмамлый. Бөтен гомерен Хәсәншәех авылы балаларына белем һәм тәрбия бирүгә багышлый Сара Әхмәтова.
— Пенсиягә чыккач та эшкә гел чакырдылар, — ди. — Тик ул вакытта минем янга оныкларны кайтара башладылар, игътибарны аларга юнәлтергә туры килде. Мәктәп тә, авыл халкы да бик зурлый, мин укыткан укучыларның, аларның ата–аналарының рәхмәтен ишетүе күңелгә рәхәтлек бирә.
Сугыш Сара апалар гаиләсенә дә зур югалтулар китерә. Олы абыйсы Арча педучилищесын тәмамлап, Шекә авылында укыта, сугыштан кайта алмый. Кече абыйсы үзе теләп фронтка китә, ул да кайтмый. Олысы Украинада, кечесе Ленинград өлкәсендә ятып кала.
Сара апа ире Готыф ага Әхмәтовны олы хөрмәт белән искә ала.
— Гаять тырыш, таләпчән, әмма бик гадел кеше иде, — ди ул. — Балаларны да шулай тәр-бияләргә тырыштык.
Готыф ага Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен ике Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Аның тыныч тормыштагы хезмәте дә үрнәк булырлык. Укытучы, мөдир, директор, КПСС райкомында җаваплы эштә, колхоз рәисе, кабат мәктәп директоры, аннан соң лаеклы ялга чыкканчы партия оешмасы секретаре. Тырыш хезмәте өчен “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.
Әлеге үрнәк гаиләдә өч ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр, барысы да югары белемле һәм үз эшләре буенча яхшы белгечләр. Марат Готыф улы Әхмәтов — Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры. Татарча да, русча да телнең тәмен тоеп сөйләүче җитәк-челәребезнең берсе ул.
Башка балалары да яхшы тәрбия алган, белемле, хөрмәт яулаган шәхесләр.
— Сезнең гаилә — күренекле гаилә, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, Сара апаны юбилее белән котлап. — Без Сезне бик ихтирам итәбез, Сезнең белән горурланабыз, балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп шулай озак яшәргә язсын!
Илшат Габделфәртович Сара апага Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды.
— Мин Аллаһы Тәгаләдән ай һәм кояш нурларының шифалы булуын, шифалы яңгырлар яудыруын, шифалы җилләр истерүен сорап дога кылам, — диде Сара апа. — Җаннарыгыз, тәннәрегез сәламәт булсын. Балаларыгызның куанычын күреп, уңышларына куанып яшәргә язсын!
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз