Район хуҗалыкларындагы эш

2015 елның 20 марты, җомга
19 мартта район хуҗалыкларында бер сыердан уртача 14,5 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 0,4 килограммга күбрәк.
“Кырлай”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче”, Сафиуллин хуҗалыкларында тулай савым узган елгыдан кимрәк. “Ватан”да — 922, “Северный”да 940 килограмм-га артык.

Шәхси хуҗалыклар бер көндә 41500 килограмм сөт сатты.

2014 елның март аенда район хуҗалыкларында 1457 бозау алынган иде. Быел мартның 20 көнендә — 714.

Ел башыннан кырларга 61990 тонна органик ашлама чыгарылды. Шуның 16500 тоннасы “Кырлай” ширкәтенә туры килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International