Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кычыткан ашлары 90 яшькә җиткерде
2015 елның 20 марты, җомга
Кычыткан ашлары 90 яшькә җиткерде
Мәдинә Зәйнетдинова белән без Урта Курса мәктәбендәге сугыш хатирәләренә багышланган кичәдә очраштык. Яшьләргә хас җитез, әле дә сөйкемлелеген югалтмаган апа белән сөйләшкәндә, аның хәбәрдарлыгына, сабырлыгына сокландым.
Зәйнетдиновлар гаиләсе Түбән Курса авылына Корайваннан күчә. Казыксыз җиргә казык кагып йорт җиткерү авырлыгын да уйлап, өстәвенә, ул елларда кечкенә авылларның киләчәге юклыгын һаман искәртеп торалар, алар биредән йорт сатып ала. Әмма сәбәп тирәнгәрәк яшеренгән була: гел кайгы китереп торган нигездәме икән хикмәт, әллә нигезне алыштырып карыйсызмы, дип киңәш бирә Төмәндә яшәү-че олы кыз. Шушы нигездән ике газизен мәңгелеккә озатырга туры килә Мәдинә апага — ире һәм 21 яшьлек улы армиядән авырып кайтып мантый алмыйча якты дөньяны калдырып китә. Әнә шулай гаилә кубарылып күченә.
Корайванга Сарай–Чокырчадан килен булып төшә Мәдинә апа. Эшкә батыр килен авыл халкы арасында тиз арада үз кеше булып китә. Әкренләп гаилә дә ишәя — дөньяга 5 сабый китерә Мәдинә апа. Инде бераз тернәкләнеп киләбез, дип сөенеп йөргән көннәрнең берсендә гаилә ишеген хәсрәтнең ачысы шакый. Ире, балаларының әтисе кинәт авырып үлеп китә. Олысы 12 яшьлек, төпчеге 3 айлык балалары белән калган Мәдинә апа кайгыны сабыр гына күтәрергә тырыша. Сугыш елларында балалары белән өелеп калып та яши алган толларны үзенә өлге итеп куя ул. “Нужа үтерми икән адәм баласын, эшләп үлә торган булса, мин күптән дөньяда булмас идем, — дип сөйли ул авыр еллар турында. — Нинди эш бар, берсе дә минем кулдан үтми калмагандыр. Гектарлап бәрәңгесен дә чүпләдек, борчак чапканда тигез гаиләлеләр 2–3 кеше чапкан борчак минем берүземә туры килә иде. Бер елны күрше хатыны белән 3 чакрымлы басудан эскерт ташыдык. Бер төнгә 35 тапкыр барып кайттык!” Балаларны туендыру өчен Арчадан җәяүләп капчыклап ипи ташыган чаклары үзе бер китап язарлык. Ипи алып кайтканда янында гел ятим калганда 11 яше дә тулмаган Мәсхүте була.
Мәсхүте белән авырлыкның коточкычын татырга язган икән анага. Башка балалары кайсы кая урнашып бетә, ә Мәсхүте төп йортта кала. Тик күрә-чәкләре үзләре белән яңа нигезгә ияреп төшкән шул. “Киленебез фермада дуңгызлар карый иде, ферманың кайнап торган зур казанына төшеп харап булды”, — дип үзәкләре өзелгән чакларны сөйли ана. Сугыш еллары авырлыгын үз җилкәсендә татыган Мәдинә апа өчен бу күтәрә алмас сынау булып тоелса да, Аллаһы Тәгалә аңа көч–куәтен, сабырлыгын бирә. Бер атна урында яткан килене балаларын ятим калдырып дөнья белән хушлаша. 5 яшьлек Алмаз белән 1,5 яшьлек Гөлназ кечкенәдән башларына төшкән кайгыны аңлап үсәләр. Ятим балаларны якын итеп яшәгән килене Сәриягә рәхмәтле Мәдинә апа. Бүген алар өчесе генә яшәп ята, балалар таралышып беткән. Оныкларының гаиләле булуына, тормышта үз урыннарын табуларына сөенеп туя алмый ул.
Ә сугыш еллары аның бәгырендә урын алган. Яшьлегеңнең гүзәл вакытларын урлаган елларны ничек оныта алсын ул күңел? 14 яше дә тулмаган иде әле аңа колхоз эшенә чыкканда. Җәен плугарь, кышын фермада, Лаешта икешәр ай урман кисүләр (Сарай–Чокырча зиратындагы агачларны кисү дә эләгә аңа), тракторда эшләүләр. “Ачлык үзәккә үтте. Ферма тиресеннән алабуталар җыя идек. Кычыткан ашлары 90га җиткерде инде безне”, — дип кычытканга багышлап шигырь язуын әйтә.
Сугыш аны да ятим калдыра. Сугышның башыннан ук диярлек фронтка алынган Зариф абый, ике аягы да яралангач, Казанда госпитальдә ятканнан соң ике көнгә генә авылга кайтып китә. Шул китүдән озак та үтми һәлак булуы турында язу килә. Чокырчадагы күршеләре алып кайта хәбәрне: “Зариф абыйны сугышның иң хәтәренә кергәндә күрдем, ул шуннан чыга алмады...”
Бүген Мәдинә апа гаиләсенә генә түгел, авылдашларына да хәер–догасын кылып яши, мәетләрне юып, соңгы юлга озата. Аллаһы Тәгалә шундый сынау-лар җибәреп тә нык калган бәндәсенең догаларын кабул кылмый калмас, иншалла.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды XIV белем бирү форумына "Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы"
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары»бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр Халыкара Җәйге кампус-илнең иң масштаблы белем бирү проектларының берсе. 13 ел эчендә кампуста 3 000нән артык кеше катнашты, шул исәптән дөньяның 45 иленнән 520 чит ил студенты, шулай ук 500дән артык эксперт һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге спикерлар. Быелгы Тема - »иҗат формуласы". Төп максат-студентларга шәхес үсеше, белемнәрен практик куллану һәм хәзерге икътисадый мәсьәләләрдә реаль бурычларны хәл итү өчен мөмкинлек бирү һәм социаль көн тәртибенә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 20 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 21 апрель
2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар ява.; - төнлә һәм көндез 15-18 м / с тизлектәге көчле җил (Казанда 15 м/с кадәр), юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз