“Арча” радиосыннан азанны кем әйтә

2015 елның 20 марты, җомга
“Арча” радиосыннан азанны кем әйтә
Мөхтәсибәт җыелышларын төрле мәчетләрдә үткәрү матур традициягә әверелеп китте. Алдагылары Шушмабашта, Яңа Кенәрдә, Наласада булган. Ә бу юлы ул Урта Курса мәчетендә үтте.
— Ай саен берәр бәйге оештыруны планга керттек, — ди район мөхтәсибе Раил Гыйлаҗиев. — Бу юлы азан әйтү бәйгесе үткәрергә булдык. “Арча” радиосыннан биш вакыт намазга дәшеп, биш тапкыр азан әйтә башладылар. Һәр халыкның үз моңы, һәр җирлекнең үз стиле бар. Татар стилен саклап калыйк. Шуңа бүген азан әйтү буенча имамнарның иң остасын сайлап алырга булдык. Бәйгедә беренче урынны алган имамга “Арча” радиосы аша азан әйтү хокукы бирелә.
Җыелышка Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та килгән иде. Бәйге алдыннан ул вәгазь укыды. Мөмкинлектән файдаланып, радиодан азан әйтү буенча аның фикерләре белән кызыксындык.
— Биш вакыт намазга азан белән чакыру фарыз. Һәм аны радио аша яңгырату да бик күркәм, — диде ул. — Дөрес, вакытында әйтү сорала. Аннан кешеләргә әдәпне белергә, юлда булганда азан яңгыраса, игътибарга алырга, сөйләшүдән, ашаудан туктап торырга кирәк. Соңыннан намаз белән дә җавап бирсәләр, тәмугка хәрам, җәннәткә вәҗиб булыр. Игътибарсыз калдырганнар тормышларында тынычлык күрмәс, дигән пәйгамбәребез. Шулай ук барлык таләпләргә туры китереп дөрес һәм матур итеп әйтү дә мөһим. Җәләлетдин Рәминең бер әсәрендә сәфәргә чыгып киткән бер кешенең бик ямьсез итеп азан әйтүе турында языла. Икенче көнне бер яһүд моңа бүләк китереп бирә. “Кызым ислам динен кабул итәсе иде. Бу азанны ишеткәннән соң кире уйлады”, — ди. Азан әйтүченең тавышы кешеләрнең диннән гайрәтен чигерерлек булмасын. Удмуртлар һәм татарлар яшәгән бер авылда хәзрәт азан әйткәндә удмуртларга кадәр капка төбенә чыгып тыңлап торганнар. Менә ни өчен кирәк бу бәйге. Хәтта иң матур тавышларны яздырып алып, мөхтәсибәт архивында сакларга кирәк.
Бәйгедә һәр авыл мәчете имамы азан әйтте. Соңыннан җиңүчеләр билгеләнде, аларга бүләкләр тапшырылды. Беренче урынны Ташкичү мәчете имамы Рәдис Галәветдинов яулады. Хәзер “Арча” радиосы аша азан аның тавышы белән яңгыраячак.
Соңыннан мәчеттә үткәрелгән һәр чараның сценариен төзегән һәм аларны алып та барган мөгаллимәләр шурасы рәисе Рая абыстай Фәтхуллинага Яңа Кенәр мәчете имамы Ирек Галиев махсус истәлек бүләге тапшырды.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International