Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ата–ана белән мәктәп бер булып яшәргә тиеш
2015 елның 20 марты, җомга
Ата–ана белән мәктәп бер булып яшәргә тиеш
— Зөлфәт Миннефәрович, сөйләшүне, гадәттәгечә, газета укучыларыбыз сорауларыннан башлыйк әле. Арча педагогика көллиятен быел тәмамлаучыларга районда эш булырмы икән, дип кызыксынды бер әни.
— Мәктәпләрнең педагогик кадрлар белән тәэмин ителешен өйрәнеп торабыз. Ел башында һәр белем учреждениесендә алдагы 5 елга һәм киләсе уку елына нинди белгечләр кирәклеге ачыклана. Быел безгә югары белемле 3 математик, информатика, физика, биология һәм химия укытучылары кирәк булачак. Киләсе елларга да әлеге белгечлекләргә ихтыяҗ күзәтелә. Арча педагогика көллиятен тәмамлап, әлеге һөнәрне сайлаучыларга шушы юнәлешләр буенча югары уку йортларына кереп укуларын дәвам итүләрен һәм район мәктәпләренә кайтып эшкә урнашуларын теләп калам.
— Зур Бирәзә авылына балалар бакчасы салдыру мөмкинлеге юкмы? Әлеге сорауны элегрәк тә ишетергә туры килгән иде.
— Татарстан Республикасы Законы (2008 ел, 29 декабрь, №142) нигезендә Зур Бирәзә авылы Арча шәһәре составына кертелде. Хәзерге вакытта шәһәрдә 9 балалар бакчасы эшли, аларда 1300 бала тәрбияләнә. 2014 елда шәһәрнең көньяк микрорайонында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелде. Балалар бакчаларына чиратны киметү максатында 120 урынга исәпләнгән бакчалар төзелеше башланды.
Зур Бирәзә авылында мәктәпкәчә яшьтәге 39 бала бар. Шуларның 16сы шәһәрдәге 2,5,4,9нчы балалар бакчаларына йөри, 13 бала электрон чиратта тора.
Зур Бирәзә авылында балалар бакчасы төзү республика планына кертелмәгән. Район башкарма комитеты Зур Бирәзә авылында балалар бакчасы — башлангыч мәктәп төзүне сорап республика Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать юллады.
— Районда балалар бакчаларында күпме бала тәрбияләнә? Күпме бала чиратта тора? Әлеге чиратны бетерү юнәлешендә нинди эшләр башкарыла?
— Арча районы балалар бакчаларында 2225 бала тәрбияләнә. Туганнан алып 7 яшькә кадәр 1462 бала чиратта тора. 3 яшьтән 7 яшькә кадәргеләре — 211. Шәһәрдә чиратны киметү буенча ниләр эшләнгәнен әйткән идем инде. Быел Мөндеш һәм Үрнәк авылларында 50шәр урынлы балалар бакчалары төзелә.
— Бакчага йөрүче күпме бала ташламадан файдалана? Нинди төрләр буенча?
—Бакчага йөрүче 372 баланың ата–анасы күп балалы гаиләләргә каралган ташламадан файдаланып, 50 процентын түли, 55 гаилә — инвалид балалар — 50, ата–ананың берсе яки икесе дә инвалид 4 бала, 1 опекун түләүдән бөтенләй азат ителгән.
— Бәяләр арту мәктәп һәм балалар бакчалары ашханәләрендә туклануга нинди йогынты ясады?
— Бәяләр арту мәктәп ашханәләрендә туклануны оештыруда, әлбәттә, кайбер кыенлыклар тудырды, укучыларга ит, балык, яшелчәләр бирү мөмкинчелеген киметте. Бу исә укучыларның тиешле калориядәге ризык алмавына, СанПин нормаларының үтәлеше җитмәвенә китерде. Мәктәп участогыннан алынган яшелчәләрне кулланып, пешекчеләребез сыйфатлы итеп тукландырырга тырышалар. Бүгенге көндә укучыларны тукландыру өчен әти–әниләр көнгә 5 сумнан 10 сумга кадәр акча түли. Россия бюджетыннан 6 сум 10 тиен бирелә. Бу суммага сыешу бик авыр, мәктәпләргә ата–аналардан җыйнау өлешен арттырырга туры киләчәк. Балалар бакчаларында ашату нормалары бүгенге бәяләргә сыеша.
— Беренче сыйныфка кергәндә балага 7 яшь тулу мәҗбүриме? Әллә 5–6 яшьтән дә биреп буламы?
— Балага 1 сентябрьгә 6 яшь 6 ай булу, 8 яшьтән өлкәнрәк булмавы мәҗбүри шарт булып тора, сәламәтлеге буенча каршы күрсәткечләр булмаска тиеш.
Ата–аналар гаризасы буенча район башкарма комитеты балаларны иртәрәк яшьтә дә укырга кабул итәргә рөхсәт бирә ала.
— Балалар бакчаларында бала караучыларга (нянялар) хезмәт хакларын арттыру күздә тотылмыймы, дип кызыксыналар.
— Балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләрнең хезмәт хакы артты. Бала караучы (няня) урта һөнәри белемле булса, хезмәт хакы югарырак була.
— Балалар саны 80нән ким булган урта мәктәпләрне ябу турында сүз булды. Безнең районда кайсы мәктәпләргә шундый куркыныч яный? Якындагы елларда балалар саны буенча фаразлар нинди?
— Безнең районда 2011 елда барысы 105 мәктәп бар иде: 25е — урта, 13е — төп, 67се башлангыч мәктәп. 2010 елда кабул ителгән район программасы нигезендә 83 мәктәп үзгәреш кичерде: 10 урта мәктәп төп мәктәпләргә, 1 урта һәм 5 төп мәктәп башлангычка, 56 башлангыч мәктәп филиал итеп үзгәртелде. Бездә хәзер бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган мәктәпләр челтәре булдырылды.
Бүгенге көндә балалар саны 80нән ким булган Наласа урта мәктәбе генә бар. Әмма ул шул зонада база мәктәбе булып тора һәм анда ниндидер үзгәрешләр көтелми.
Якындагы елларга фараз буенча шәһәр мәктәпләрендә балалар артачак, әмма күпчелек авылларда куанырлык нәрсә юк. Моның сәбәпләре күп, иң борчыганы — авылларда яшьләр аз кала, яшь гаи-ләләр аз булгач, балалар да аз туа.
— Районда мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем бирү ничек оештырылган?
— 19 баланың өенә барып укыту оештырылды. Укытучылар дәресләр тәртибе нигезендә белем–тәрбия бирәләр, төрле чараларга чакыралар. 11 бала компьютер ярдәмендә читтән торып укый, тагын 5 балага махсуслаштырылган компьютерлар сорап гариза бирдек.
Татарстан Республикасында сәламәт һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларны бер сыйныфта укыту юнәлешендә эш алып барыла. Безнең районда да ныклап төзекләндерелгән мәктәпләрдә шундый мөмкинлекләр тудырылды.
— Быел Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре ничек булыр, дип фараз итәсез? Укытучы хезмәтенә шул нәтиҗәләргә карап кына бәя бирүне дөрес дип саныйсызмы?
— Әлбәттә, әйбәткә өметләнәсең инде. Чөнки район мәктәпләрендә яхшы әзерлекле, югары квалификацияле кадрлар тупланган. Алар балаларга төпле белем, тәрбия бирү өчен армый–талмый, көнне–төнгә ялгап хезмәт итә.
Мин үзем ата–аналар мәктәп белән бер булып, бергә яшәргә тиеш, дип саныйм. Ата–ана баласы белән чын–чынлап шөгыльләнми, аның ничек укуын, өй эшен ничек әзерләве белән кызыксынмый икән, бер укытучы гына әллә ни уңышка ирешә алмый.
Бердәм дәүләт имтиханы кергән елларда аңа ниндидер бер могҗизага караган кебек карау бар иде. Әмма хәзер ул га-дәти әйбер буларак кабул ителә. Узган ел, мәсәлән, имтиханнар күпкә гадел узды, шуңа күрә укучыларның белем дәрәҗәсе чынбарлыкта нинди булуы ачыклана төште. Мәгариф җитәкчеләре имтиханның бу төрен камилләштерү өстендә эшли. Югары уку йортына кергәндә аттестаттагы уртача баллны да исәпкә алырга кирәк дигән тәкъдим дә бар. Бүген мәктәпнең төп бурычы аерым бер имтиханны тапшыруга әзерләү түгел, ә һәр баланы тормышта үз урынын табарлык кеше итеп тәрбияләү булырга тиеш.
Балага инде 7–8нче сыйныфларда укыганда ук һөнәри юнәлеш бирү мөһим. Ул киләчәктә үзенә дә, җәмгыятькә дә файда китерерлек юл сайласын. Безнең ра-йонда менә дигән урта һөнәри уку йортлары — Үрнәктә агросәнәгать көллияте, Арчада аның филиалы бар. Аларны тәмамлаучылар үзләре сайлаган юнәлеш буенча югары уку йортларына имтихансыз кабул ителә. Авыл хуҗалыгына да, башка тармакларга да әзерлекле белгечләр кирәк, чөнки һәркайда заманча техника белән идарә итәргә туры киләчәк. Шулай ук педагогик кадрлар әзерләүдә Арча педагогика көллияте уңышлы эшли.
— Мәктәпләрдә ГТО нормаларын тапшыру ничек бара?
— 2014 елның 1 сентябреннән барлык мәктәпләрдә дә ГТО нормаларын тапшыру кертелде. Районда 2248 укучы көзге, кышкы сессияләрне уңышлы тапшырды. Хәзер язгысына әзерлек бара.
— Мәктәпләрнең спорт инвентарьлары белән тәэмин ителеше ничек?
— Республика мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасында безнең район командасы беренче урынны алды һәм 1 млн. сумлык сертификат белән бүләкләнде. Шушы акча мәктәпләрне спорт инвентарьлары белән тәэмин итүгә тотылды. Шулай ук укучыларның республика спартакиадасында уңышлы катнашып, 100 меңлек сертификат белән бүләкләндек.
Күп мәктәпләргә иганәчеләр ярдәм итә.
Республика Мәгариф һәм фән министр-лыгының максатчан программалары нигезендә спорт корылмалары төзелә, инвентарьлар бирелә. Узган ел 5 мәктәп территориясендә мәйданчыклар куелды, быел 4 мәктәптә куелачак.
Шәһәрдәге спорт корылмаларында барлык мәктәпләр укучылары шөгыльләнә алырлык мөмкинлекләр тудырылды.
— Сез үзегез дә танылган көрәшче. Соңгы елларда район спортның бу төре буенча әллә ни мактана алмый. Бәлки эшне мәктәпләрдән башларгадыр?
— Әйе, монда уйланырлык әйберләр бар. Заманында безнең Иске Кырлай Сабантуенда 60–70 көрәшче бил алыша иде. Һәр авыл үз көрәшчеләре белән килә. Ә хәзер авыл Сабантуйларында көрәшергә кеше таба алмыйлар.
Районның яңа җитәкчесе Илшат Нуриев спортны, шул исәптән милли көрәш, хоккей, чаңгы кебек күп кеше катнаша торган төрләрен үстерүгә аеруча игътибар бирә. Соңгы вакытта Яңа Кенәрдә, Шушмабашта, Курса–Почмакта укучылар арасында көрәш турнирлары үткәрелде. Бу атнада Урта Курсада уза.
Күп мәктәпләргә келәмнәр куелды, хәзер аларны эшләтергә кирәк. Көрәшче остазларыбыз бар, алар киңәшләре белән ярдәм итәргә әзер. Физкультура укытучылары дәресләрдә көрәш тәртибе, алымнары турында аңлата белергә тиешләр.
— Бер газета укучыбыз мәктәпләрдә концертлар өчен мәҗбүри билет алдыралар, бу кайчан бетәр икән, дип шалтыратты.
— Мәҗбүри дигән әйбер булырга тиеш түгел. Әмма белем, тәрбия процессы дәрес кысалары белән генә чикләнә алмый, шушы максатта мәктәптән тыш төрле чаралар да үткәрергә туры килә. Андый очракларда да бу ата–аналар белән киңәшләшеп, алар ризалыгы белән эшләнә.
— Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча мәктәпләрнең зур эш башкаруын күреп, ишетеп торабыз.
— Әйе, яшь буынга хәрби–патриотик тәрбия бирүдә әһәмияте гаять зур булган вакыйга бу. Бәхеткә, илебез азатлыгын яулап алуга үз өлешләрен керткән ветераннарыбызның шактые исән–сау әле. Алар белән очрашулар уздырыла, мохтаҗ булганнарына ярдәм оештырыла, данлы еллар турындагы истәлекләр тулылана. Һәр мәктәптә тимурчылар отрядлары төзелде, волонтерлар хәрәкәтләре эшли. Мәктәп музейларына яңа экспонатлар өстәлә.
Укучылар арасында “Бөек Җиңүгә — 70 бишле” дигән район акциясе игълан ителде. Ул бик яхшы укуны гына түгел, ә тәртип буенча да илнең лаеклы гражданины, ветераннарыбызның лаеклы дәвамчылары булуны максат итеп куя.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз