Кырымнан делегация килде.

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Кырымнан делегация килде.
Лесхоз мәктәбендә Кырымның Бахчисарай һәм Куйбышев урман хуҗалыгы вәкилләреннән торган делегация кунак булып китте.
Аларны Арча урманчылыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин озатып йөрде. Мәктәптә кунакларны мәктәп урман хуҗалыгы әгъзалары каршы алды. Мәктәп урман хуҗалыгы җитәкчесе Фирая Гайнанова һәм яшь урманчылар тәҗрибәләре белән уртаклашты, ә 9 Б сыйныф укучысы Элүзә Гаянова үзенең хезмәт җимеше — “Татарстан Республикасы Арча районы территориясендәге Казанка елгасы табигый сулыгының маниторингы” дип аталган фәнни–тикшеренү эшен тәкъдим итте (җитәкчесе — югары квалификацион категорияле химия укытучысы С. Корбанова). Кырымлылар мәктәп урманчылыгы эшенә яхшы бәя бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International