Урта Курсада көрәш бәйгесе

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Урта Курсада көрәш бәйгесе
Районда хуҗалык җитәкчеләре призына көрәш бәйгеләре үткәрү матур традициягә әверелә бара.
Аның чираттагысы 21 мартта Урта Курса мәктәбе спорт залында 2000–2001 елгы яшүсмерләр арасында “Курса МТСы” җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов призына узды. 17 мәктәптән килгән 71 яшь көрәшче 9 үлчәү авырлыгында көч сынашты.
Батырлар белән таныштырабыз: 45 кг кадәрге авырлыкта — Илнур Рамазанов (Курса–Почмак мәктәбе), 50 кг кадәр — Рәмзил Әхмәтҗанов (Сеҗе), 55 кг кадәр — Камил Кәримов (Шушмабаш), 60 кг кадәр — Раил Котдусов (Апаз), 65 кг кадәр — Алимас Кәримов (Шушмабаш), 70 кг кадәр — Айзат Һадиев (Шурабаш), 75 кг кадәр — Айрат Галәвиев (Яңа Кенәр), 80 кг кадәр — Әнис Шакиров (Урта Курса), 80 кг югары — Айдар Мөхәрләмов (Урта Курса). Призлы урын алучыларга акчалата бүләкләр, медальләр һәм Грамоталар тапшырылды.
Бәйгенең абсолют батыры булып Шурабаштан Айзат Һадиев калды (тренеры Илгиз Салихов). Аңа Рәүф Гыйлаҗетдинов тәкә бүләк итте.
Командалар арасында 1 урынны келәм хуҗалары — Урта Курса мәктәбе командасы яулады (тренеры Мөдәрис Лотфуллин), 2 урында — Шушмабаш мәктәбе (Зөлфәт Хәйруллин), 3 урында — Ашытбаш мәктәбе (Сөләйман Галиуллин). Командалар кубокларга ия булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International