24 мартта — Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
24 мартта — Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.
Туберкулез бүген дә кеше тормышы өчен куркыныч, дип кисәтә район поликлиникасы һәм “Гигиена һәм эпидемиология” үзәге табиблары. Ул язын һәм көзен кискенләшеп китә. Туберкулез авыру кешедән, хәтта терлекләрдән йога. Аның белән чирләмәс өчен сәламәт тормыш рәвеше алып барырга киңәш ителә. Бала туып, 3–4нче көндә туберкулезга каршы прививка һәм 7, 14 яшьтә ревакцинация ясала. Авыруны алдан ачыклар өчен даими рәвештә флюорография үтәргә кирәк. Бу йогышлы чир вакытында билгеле булса, дәвага бирешә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International