Хөкем карарын үтәмәсәң

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Хөкем карарын үтәмәсәң
2014 елның 26 июнендә 1990 елгы И. Хөсәенов һәм 1990 елгы М.Галиев хулиганлык эшләгәннәре өчен район суды тарафыннан 5 айга һәм 6 айга, хезмәт хакының 15 процентын дәүләт файдасына тотып барып, төзәтү эшләренә хөкем ителделәр.
Җинаять–башкарма инспекциясендә исәпкә басканнан соң алар белән сөйләшүләр алып барылды. Әмма И. Хөсәенов белән М. Галиев суд карарын үтәмәделәр.
2015 елның 18 февралендә район суды җинаять–башкарма инспекциясе тәкъдиме белән прокурор катнашында бу хөкем карарын үзгәртте. Гаеплеләр төзәтү эше белән 1 ай да 20 көнгә (И. Хөсәенов) һәм 2 айга (М. Галиев) ирекләреннән мәхрүм ителделәр. Алар срокны колониядә үтәчәк.
Радик ХӘБИБУЛЛИН,
прокурор урынбасары,
юстиция киңәшчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International