Референдумнар уңышлы узды

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Референдумнар уңышлы узды
22 мартта авыл җирлекләрендә үзара салым кертү һәм аны файдалану буенча референдумнар уңышлы узды.
Аларда тавыш бирү хокукына ия 22868 кешенең 19705е (86,2 проценты) катнашты. Барлык муниципаль берәмлекләрдә дә референдумда куелган сорауга уңай җавап күпчелек тавыш алды (район буенча 89,8 процент).
Шулай итеп, 2015 елда да районда җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен үзара салым җыйналачак. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча халыктан җыйналган үзара салымга республика бюджетыннан 1 сумга 4 сум исәбеннән өстәмә акчалар да бирелә.
Референдум нәтиҗәләре белән тулырак район сайтында танышырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International